Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда Гаяз Исхакый исемендәге татар китапханәсе ачылды


Китапханәдәге кайбер китаплар
Китапханәдәге кайбер китаплар

Истанбулның тарихи үзәгендә, Төрки дөньяны өйрәнү фонды бинасында Гаяз Исхакый исемендәге татар китапханәсе ачылды. Җыенда татар һәм төрек җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. 

Чара Татарстан һәм Төркия гимнары белән башланып китте. Китапханә Татар энтузиастлары, милли хәрәкәт вәкилләре, "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары тарафыннан оештырылды.

Китапханәгә урынны Төрки дөньяны өйрәнү фонды бирде. Әлегә китапханәдә 150 китап бар. Тарих, әдәбият, публицистика, тел өйрәнү китаплары тупланган. Аерым бер урын Гаяз Исхакыйга бирелгән.

Китапханәдә татарлар турында, яки татарлар тарафыннан язылган төрекчә китаплар да бар. Йосыф Акчура, Садри Максуди, Гаяз Исхакый китаплары һәм тәрҗемәләре шундыйлардан.

Китапханәдән китапларны якшәмбедән тыш һәркөнне иртәнге 9дан, кичке 6га хәтле алып булачак.

Китапханәне оештыручы Наил Нәбиуллин фикеренчә, китапханәдә китаплар саны арттыру, аның эшчәнлеген киңәйтү каралган.

"Быел бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакыйның 145 еллыгын билгеләп үтәбез. Шуңа да китапханәгә Исхакый исеме бирелде. Ул Истанбулда яшәгән, иҗат иткән, кабере дә монда ерак түгел. Ягъни үзенә күрә символик мәгънә бар. Китапханә ачылышы белән Исхакыйга багышланган күпсанлы чараларны да башлыйбыз.

Истанбулда татар китапханәсен ачу идеясе йөрәгемдә күптән яши иде. Моңа ихтыяҗ да булганын күреп торам. Истанбулда милләттәшләребез күп яши. Безнеңчә, татар китапханәсе милләттәшләребезне берләштерү белән бергә, милли үзаңны ныгыту өчен дә мөһим. Һәркемнең татар китапларын укырга, татар әдәбиятына, туган теленә якынаерга, милли мохиттә яшәргә хакы бар. Китапханә ачылу андый мөмкинлекләр ачачак. Биредә без даими төрле татар очрашулары, әдәби кичәләр, татар телен өйрәнү курслары да оештырырга ниятлибез" диде ул.

Китапханә ачылышында Татар акчасы музее һәм аның җитәкчесе Артур Галимҗанов тарафыннан "Алтын урда хәзинәсе" исемле балалар буягычын тәкъдим итү оештырылды. Әлеге китапчыкны төрекчәгә дә тәрҗемә итеп бастыру ниятләнә.

Очрашу "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG