Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа хакимияте торак-коммуналь хезмәтләргә бәя артуга каршы митинг уздыруга рөхсәт бирмәгән


Оештыручыларга Башкортстан башлыгының коронавирус таралу сәбәпле керткән карары гамәлдән чыккан килергә кушканнар. 

Уфа хакимияте "СтопБашРТС" хәрәкәтенең торак-коммуналь хезмәтләргә бәя артуга каршы митингын уздыруга рөхсәт бирмәгән. Бу хакта "СтопБашРТС" активисты Альберт Рәхмәтуллин әйтте.

Аның сүзләренчә, Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Жебров 2020нче елдан гамәлдә булучы республика башлыгының коронавирус таралу сәбәпле керткән "югары әзерлек режим"ы карарына сылтанган һәм әлеге фәрман гамәлдән чыккач мөрәҗәгать итәргә кушкан.

"Ни өчен хакимият бу карарны боза ала […]? Безнең конституцион хокукларыбыз булса да! Хакимият безнең хокукларыбызга да, Конституциягә дә төкереп бирә булып чыга?", диде Рәхмәтуллин.

Митинг 5 февральгә планлаштырылган иде.

Активист әйтүенчә, хәзер, митинг урынына, хәрәкәт 4 февральдә Спорт сарае каршындагы мәйданда оешманың "ачык очрашуы" үткәрергә уйлый, анда "һәркем катнаша алачак".

Яңа елга чыккач Русия халкы декабрь өчен торак-коммуналь хезмәтләренә түләү кәгазьләре алды. Бәяләр уртача 9 процентка артты, бу федераль хакимият карары белән башкарылды.

Ләкин күпләр арту болай гына булмады ди, 20 процентка кадәр җитте дип хәбәр итүчеләр дә бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG