Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә күренмәүче эшсезлек рекорд дәрәҗәгә күтәрелгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аларның саны 13 процентка җиткән.

Русиядә тулы эш сәгатендә эшләмәүчеләр, вакытлыча эшләмәүчеләр, яки түләүсез ялда торучылар саны 4,6 млн кешегә җиткән. Бу хакта Росстат хәбәр итә. Шул рәвешле илдә күренмәүче яки яшерен эшсезлек рәсми эшсезлек саннарыннан өч тапкырга артып киткән, дип яза Financial Times Finexpertiza аналитикаларына сылтанып.

Хакимият Русиядә рәсми эшсезлек 3,9 процент дәрәҗәсендә саклана дип белдерсә дә, яшертен эшсезлек күрсәткече 13 процентка җиткән. Аеруча, бу узган ел 79 процентка төшкән автомобиль җитештерү өлкәсендә сизелә. Әлеге оешмаларда эшләүчеләрнең 27,1 проценты вакытлыча эшләми, тагын 8,4 проценты тулы эш көнендә хезмәт итми.

Металлургия заводларында, йорт җиһазлары фабрикаларында, электр әсбаплары җитештерү оешмаларында эшләүчеләрнең 20 процентын түләнми торган ялга җибәргәннәр. Азык-төлек җитештерү өлкәсендә һәр бишенче кеше ялга китәргә мәҗбүр булган. Моннан тыш, яшертен эшсезлек дәрәҗәсе химия заводында - 17,9 процент, фармацевтика - 17,8 процентка җиткән. Урман хуҗалыгы җитештерүе Европа базарын югалтканнан соң үз хезмәткәрәләренең 10 процентын эш белән тәэмин итә алмый.

Хакимият эшсезлек түбән дәрәҗәдә мактанырга яратса да, бу статистика могҗизасына эшче көчләрнең бик нык кимүе хакына ирешелгәнен әйтергә оныталар, дип белдергән Carnegie Endowment for International Peace белгече Андрей Колесинков. Аныңча, 300 мең кеше мобилизацияләнде һәм сугыш аркасында йөзләгән мең кеше мөһаҗирлеккә китте.

Бүгенгә Татарстанда рәсми эшсезләр саны 7 мең кешедән артып китә. Бер ел эчендә аларның саны 3 меңгә кимегән. Республика икътисадында 2 миллионга якын кеше хезмәт итә.

Ел башында рәсмиләр Татарстанда 68 мең эшче көчкә ихтыяҗ барлыкка килүен белдергән иде. Кадрларга иң зур кытлык Кама аръягында күзәтелә.

Рәсми саннарга караганда, Татарстанда мәшгульлек 62,8 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта узган ел республикада 314 сәнәгать оешмасы үз хезмәткәрләренә минималь хезмәт хакы күләменнән азрак түләгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG