Accessibility links

Скандинавия журналистлары Русия аркасында Халыкара Журналистлар федерациясеннән чыкты


Финляндия, Норвегия, Дания һәм Исландия журналистлар берлеге Халыкара Журналистлар федерациясен (IFJ) коррупциядә гаепләп, оешмадан чыгарга булдылар. Бу турыда Reuters хәбәр итә. 

Мондый карар кабул итү сәбәпләре арасында, Скандинавия илләре журналистлары халыкара федерациянең Русия Журналистлар берлеген әгъзалыктан мәхрүм итмәвен атады. Алар фикеренчә, Русия дәүләт мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең Мәскәү басып алган Украина территорияләрендәге эшчәнлеген дәвам итүе сәбәпле, Русия журналистлар берлеге оешмадан чыгарылырга тиеш иде.

Дүрт илнең Журналистлар берлеге IFJ җитәкчелегенең озак вакыт "коррупция механизмнарын" кулланганнарын белдерде, һәм шулай ук Русия журналистлар берлегенең, Русия басып алган Украина җирләрендә рус телендә үз филиалларын булдыруларына игътибар итте.

"Алар моны тыныч кына эшли алды, һәм халыкара федерация Русия берлеген оешмадан чыгармады", диде Финляндия журналистлар берлеге башлыгы Ханне Ахо.

Халыкара Журналистлар федерациясе коррупциядәге гаепләүләрне кире кага. Оешма шулай ук аның башкарма комитетының Русия журналистлар берлеге әгъзалыгын туктату эшен башлатып җибәрүен әйтте. Халыкара Журналистлар федерациясе Скандинавия берлекләре белдерүләрен "ялган һәм яла ягу" дип атады.

Штаб фатиры Брүсселдә урнашкан Халыкара журналистлар федерациясе - дөньядагы иң зур профессиональ медиа хезмәткәрләр оешмасы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG