Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда авыллар арасында йөрүче автобусларны бетерүләре сәбәпле, 30 авыл изоляциядә калган 


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу уңайдан Татарстан тикшерү комитеты тикшерү үткәрә, соңрак ул хакта Александр Бастрыкинга хисап бирәчәкләр. 

Татарстан тикшерү комитеты социаль челтәрләрдә таралган шикаятьне тикшерә. Питрәч районында яшәүче ир авыллардан җәмәгать транспорты йөрмәүгә зарланып, район хакимиятенә мөрәҗәгать иткән. Аңа әлеге проблем турында беләбез, әмма транспорт министрлыгының акчасы юк дигәннәр һәм такси белән йөрергә кушканнар.

Зарланучы әйтүенчә, Питрәчтән Янсуарга кадәр ераклык – 36 километр, бер якка бару өчен генә дә таксига 1200 сум түләргә туры киләчәк. Ир шулай ук Янсуарда кибетләр булмауга зарланып, район башлыгы Илһам Кашаповка мөрәҗәгать иткән, ә аңа үз кибетеңне ач дип җаваплаганнар. Ул 30 авылның изоляциядә калуын әйтә. Авыл халкы район үзәгенә барып җитә алмый, даруханәләргә һәм азык-төлек кибетләренә дә баралмый диелә.

Социаль челтәрләрдәге әлеге зарларга Питрәч районының рәсми сәхифәсе җавап биргән. "Район бөтен кирәкле документларны вакытында тапшырды, Татарстан хөкүмәт йортының субсидия бүлеп бирү турындагы боерыгын көтәбез, шуннан соң маршрутлар кабат эшли башлаячак", диелә җавапта.

Үз чиратында Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Татарстан тикшерү комитеты җитәкчелегенә тикшерү барышы турында хисап бирергә кушкан диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG