Accessibility links

Кайнар хәбәр

"20 ел авылга газ кертү өчен көрәшәбез". Урал артында газ кермәгән авыллар бар


Аслай авылы Башкортстанның Әбҗәлил районында урнашкан
Аслай авылы Башкортстанның Әбҗәлил районында урнашкан

Башкортстанның Урал артындагы авылларга газ кертү мәсьәләсе чишелеп бетмәгән. Кечкенә авылларга ул бөтенләй дә кертелмәскә мөмкин. Азатлык Башкортстанның Әбҗәлил районы Аслай авылында газ һәм юл проблемын өйрәнде.

Башкортстанның Әбҗәлил районы Аслай авылы халкы газсыз һәм юлсыз интегә. 20 елдан артык алар төрле түрәләр ишеген таптый, хатлар яза.

Гыйнварда тагын бер хат язганнар. Бу юлы Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исеменә.

"Менә 20 ел инде район җитәкчелеге ел саен безгә газ һәм юл вәгъдә итә, әмма алар һаман юк. Газ торбасына тоташу юлы 1 км гына калды, 20 км юлга асфальт кирәк. Ләкин проблем хәл ителми, чөнки "... республика бюджетыннан бүленгән акча үзләштерелгән... ә юл ремонтына акча бүлү темасы башка зур объектларны тәмамлаганнан соң каралачак". Район башлыгы урынбасары шулай язды", диелгән бу хатта.

Бу пролемнарны чишү "махсус хәрби операциядә" катнашучылар ата-аналары проблемнарын хәл итүдә дә ярдәм итәр иде дип тә өстәгәннәр. Украинадагы сугыш темасы Радий Хәбиров өчен мөһимнәрдән санала, ул әледән-әле Русия һөҗүмен яклап чыгыш ясый.

Аслай авылы Әбҗәлил районында урнашкан, Баим авыл биләмәсенә карый. Авылның өч исеме бар: халык телендә ул Өчкүл дип йөртелә, урыслар Назаркин дип атый (кайчандыр монда Назар исемле урыс кешесе тегермән тоткан), рәсми башкорт телендә Аһылай, урыс телендә Аслаево дип атала.

Табигате матур, таулары һәм күлләре, урманнары бар. Аслайдан район үзәге Аскарга 100 км, Белорет шәһәренә - 57, Магнитогорскига - 62, Учалыга 100 км. Авыл бер яктан Учалы районының Баттал авылы белән чиктәш.

Аслайда 130лап хуҗалыкта 400дән артык кеше яши. Баим урта мәктәбе филиалы булган төп мәктәп бар. Хатын-кызлар бюджет өлкәсендә эшләсә, ирләр читтә эшләргә мәҗбүр.

Шушы авылда яшәүче Гүзәл Гайсина өченче төркем инвалид, күпчелек өйдә генә утыра. "Газ һәм юл мәсьәләсе белән авыл мулласы Ислам Хафизов йөри. Хәбировка хат яздык, имза җыйдык. Газсыз авыр, утын ягабыз. Елына ике машина утын сатып алам, аның берсе 10 мең сумга төшә. 2 мең сумга берәрсен яллап ярдырам. Өч-дүрт йорт кына электр белән җылытыла. Юл булмау да бик авыр. Авылда эш юк, яшьләр вахта белән эшләп йөри. Зарланмыйм инде, Аллаһка шөкер. Пенсияне җиткереп яшәргә тырышам", дип сөйләде Гүзәл ханым Азатлыкка.

Баим авыл биләмәсе шурасы депутаты Исрафил Җансәетов быел республика башлыгына ике тапкыр мөрәҗәгать иткән. "Иң беренче чиратта Баимнан Аслайга һәм Учалы районының Казаккул авылына кадәр юлга асфальт салу турында сорыйбыз, эш алып барабыз. 2018 елда 1200 имза җыеп Русия президенты Владимир Путинга да мөрәҗәгать иткән идем. Шуннан соң Радий Хәбиров безнең авылга килде, Ташбулат авылыннан Баимга кадәр юл салынды. Аллла бирсә, булыр", диде Җансәетов Азатлыкка.

Радий Хәбиров посты астында Аслай авылы мулласы Ислам Хафизов газ һәм юл сорап язды. Аңа Әбҗәлил районы хакимияте вәкиле Азалия Галимова җавап бирде. Аслай эчендәге юллар Баим авыл биләмәсе балансында, "район бюджеты исәбенә аларны ремонтлау әлеге вакытта мөмкин түгел" дип язды ул. "Башкортстанның транспорт системы програмына" өстәмә акча бүленсә, бу юлларны ремонтлауны шул програмга кертү мәсьәләсе каралыр. Юлларны норматив кысаларда тоту өчен 2022 елның июлендә һәм ноябрендә авылга керү юлы грейдер белән тигезләнде", диелгән хакимият җавабында.

Аслайга газ кертүгә килгәндә, район хакимияте авылга кадәр газүткәргечнең проект эшләрен башкаруга 2024-2025 елларда гариза бирәчәк диелә.

Аслайга газ кертү мәсьәләсе Башкортстанда ул вакытта президент булган Рөстәм Хәмитов чорында күтәрелә башлый. 2011 елда ул әлеге авылга килә һәм газ вәгъдә итә. Шуннан бирле бу вәгъдәләр сүздә генә кала. 2021-2025 елларга Башкортстанда газ кертү програмында Аслай авылы юк.

2025 елга кадәр Башкортстанда газ кертү програмында Аслай авылы юк.
2025 елга кадәр Башкортстанда газ кертү програмында Аслай авылы юк.

Гомумән, республикада газ булмауга бер Әбҗәлил районы халкы гына зарланмый. Мондый проблем аеруча Урал аръягында кискен тора.

Шул ук вакытта кечкенә авылларга газ кертү мәсьәләсе бөтенләй хәл ителмәскә дә мөмкин. Чөнки Русия монополисты "Газпром" ширкәте кеше әз яшәгән авылларга газүткәргеч сузуны "максатка ярашлы" дип тапмый. Белорет районы Верхенбельский авылына газ кертү турында сораган Альбина Сальниковага район хакимиятеннән шундыйрак җавап килгән.

"Газпром" газ торбасы төзегәндә авылда кеше саны, социаль объектлар һәм оешмалар - киләчәктә ихтимал кулланучылар санын бәяли. Район хакимияте бөтен авылларга да газ кертү схемасына заказ бирде. 2025 елга кадәр планнарга Шигай авылына таба торба сузу, Белорет-Тукан газүткәргечен тапышру кергән. Вакыт узгач Верхенбельский авылының дә перспективалары булыр дип өметләнәбез", дип язган хакимият вәкиле Елена Исламова.

2025 елга кадәр республика хуҗалыкларының 90 проценты газга тоташтырылырга тиеш. Бүген Башкортстанда газлаштыру дәрәҗәсе 84 процент тәшкил итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG