Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мүнһендәге конференциягә Русия хакимиятләре урынына Ходорковскийны чакырганнар


2021 елгы конференция
2021 елгы конференция

Моны Русия хакимиятләренә пропаганда өчен мәйданчык бирергә теләмәү белән аңлаталар. 

Мүнһен иминлек конференциясен оештыручылар быел Русия хөкүмәте вәкилләрен чакырмаска булган. Алар урынына чарага оппозиция вәкилләрен, аерым алганда Михаил Ходорковскийны һәм Һарри Каспаровны чакырганнар.
Конференция рәисе Кристоф Хойсген ни өчен бу карарга килүләрен MDR телеканалына әңгәмәсендә аңлатып, Русия хакимиятләренә пропаганда өчен мәйданчык бирергә теләмәдек, дигән.

Форум 17 февральдә ачылачак.

Былтыр ноябрь ахырында, Азат милләтләр лигасы үз вәкилләренә Мүнһен иминлек конференциясендә чыгыш ясарга рөхсәт итүне сорап, Кристоф Хойсгенга мөрәҗәгать иткән иде.

Мүнһен иминлек конференциясе 1962 елдан үткәрелә. Анда дистәләгән илләрдән дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары, министрлар, сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Русия конференөиядә 1999 елдан катнашты.

2007 елда Мүнһен конференциясендә Русия президенты Владимир Путин чыгыш ясады. Үз чыгышында ул Кушма Штатларны һәм аның беректәшләрен НАТОны киңәйтеп, Русиягә куркыныч тудыруда гаепләп тәнкыйтьләде. Путинның бу чыгышыннан соң Русиянең Көнбатыш илләре белән мөнәсәбәтләре начарая башлады дип исәпләнә.

Былтыр Русия хакимиятләре форумда катнашудан баш тартты. "Соңгы елларда конференция объективлыгын югалтып, трансатлантик форумга әйләнеп бара" дип белдерде алар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG