Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Корылтае рәисе эш сәфәрендәгеләргә бер көнгә каралган акчаларны арттырырга тәкъдим итә 


Константин Толкачев
Константин Толкачев

Бәяләр артты, ә бу акчалар егерме ел буе үзгәрешсез калды, ди ул. Көнлек түләүне иң түбән хезмәт хакының 30дан бер өлеше итеп билгеләргә тәкъдим ителә. Канун өлгесен Русия думасына җибәрәчәкләр.

Башкортстан Корылтае рәисе Константин Толкачев эш сәфәрендәгеләргә бирелә торган акчаларны арттырырга тәкъдим итә. Ул хезмәт кодексының бу хактагы нормаларына үзгәрешләр кертүне күз уңында тотучы канун өлгесе әзерләргә кушкан. Соңрак тәкъдимне Русия думасына җибәрергә ниятлиләр.

Толкачев әйтүенчә хәзерге вакытта эш сәфәренә киткән хезмәткәрләргә бер тәүлеккә 100 сум бирелә. Корылтай рәисе бу акчаларны иң түбән хезмәт хакына таянып бирергә кирәк ди.

"Егерме елда тауарларга һәм хезмәтләргә бәяләр нык үсте, ә эш сәфәрләре өчен бирелә торган акчалар бер тапкыр да кире каралмады. Бу хәзер символик сумма гына, ул хәтта төшке ашны да капламый.Бу акчаларны минималь хезмәт хакына карап бирү дөрес булыр. Бу очракта көнлек түләү иң түбән хезмәт хакының 30дан бер өлеше булып билгеләнәчәк. Әлеге сумма минималь хезмәт хакы белән бергә автомат рәвештә үзгәрәчәк", дигән ул.

2023 елда Башкортстанда бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең минималь хезмәт хакы 18678 сумны тәшкил итә. Әгәр канунны үзгәртсәләр, республикада эш сәфәрендәгеләргә бер көнгә бирелә торган акчалар 600 сумнан артыграк булачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG