Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә сөт ризыклары җитештерү тулысынча чит илдән кертелә торган оеткыларга бәйле 


Архив фотосы
Архив фотосы

Илдә оеткы җитештерердәй биофабрикаларның булмавы сөт ашамлыклары җитештерүчеләрнең эшчәнлеген куркыныч астына куя. Бу тармакта эшләүче белгечләр әйтүенчә, әгәр Европа сөт оеткыларына чикләүләр кертәчәк икән, Русиядә каймак булмаячак. 

Русиядә биофабрикаларның булмавы сәбәпле, сөт ашамлыклары җитештерү тулысынча чит илдән кертелгән оеткыларга бәйле. Бу хакта РБК-га "АгриВолга" холдингына нигез салучы Сергей Бачин белдергән. Ул әлеге тармак 80-90нчы елларда "җимерелде" дигән һәм аны яңадан булдырырга кирәк дип искәрткән.

"Бәлки кулланучылар аңлап бетермидер, әмма әгәр Европа сөт оеткыларына чикләүләр кертсә, Русиядә каймак булмаячак. Без аны җитештерә алмаячакбыз. Чөнки тоталь бәйлелек турында сүз бара", дигән ул.
Аның әйтүенчә, Русиядә кулланылучы оеткыларның 90 процентын чит илдән кертәләр, илдә аларны җитештерү өчен биофабрикалар юк.

"Угличта тәҗрибә буларак эшләүче биофабрика һәм кечкенә лабораторияләр бар, алар нәрсәдер эшләргә тырыша. Әмма ихтыяҗның 10 процентыннан да артыгын капламый", дигән белгеч.

Былтыр 24 февральдә Русия Украинага бәреп керде. Моңа җавап итеп, Көнбатыш илләре Русиягә күптөрле чикләүләр кертте. Алар түрәләрнең генә түгел, гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.

Күптән түгел Русиядә йогурт җитештерүчеләр куертучы матдә - модификацияләнгән крахмалларның җитмәү куркынычы барлыгын әйтте. Русиягә каршы санкцияләр кертелгәч, аларны Европадан кайтарта алмый башлаганнар. Мондый крахмалларга алмаш табуы авыр диелә, шул сәбәпле Русиядә десертлар һәм йогуртлар җитештерү кимергә мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG