Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росфинмониторинг Чаллы егете Илшат Шәрәфуллинны "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә керткән  


Илнар Шәрәфуллин
Илнар Шәрәфуллин

Ул Украинада Киев шәһәренең тероборонасында булган иде.

Чаллы егете Илшат Шәрәфуллинны "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә керткәннәр. Ул Украинадагы сугышта Киев шәһәренең тероборонасында булды. Узган елның җәендә украиннарга Русия солдатларына каршы сугышырга булышу өчен алгы сафка эләгергә ниятләде.

2004 елда ул "Ислам җәмәгате" эше нигезендә гаепләнде. Аңа Җинаять кодексының 205 (теракт), 208 (канунсыз кораллы оешма төзү яки анда катнашу), 213 (хулиганлык) һәм 282 (нәфрәт яки дошманлык тудыру) маддәләре нигезендә җинаять эше ачылды.

Тикшерү ике ел барды. Моннан тыш эшне ел ярым Казанның Югары мәхкәмәсендә карадылар. Башта присяжныйлар аны аклап чыкты. "Шулай да присяжныйларга басым ясадылар, аларга әгәр Шәрәфуллин бу маддәләрнең берсе нигезендә генә булса да гаепле дип табылса, аны мәхкәмә залында азат итәчәкләр дип әйтелгән. Алар риза булган. Нәтиҗәдә мине бандит оешма төзүдә, экстремизмда һәм хулиганлыкта гаепле дип таптылар. Бары тик террорчылык турындагы маддә нигезендә генә гаепләү төшеп калды, дип сөйләде Шәрәфуллин.

Аны 3,5 елга хөкем иттеләр. Ул 2008 елда иреккә чыкты.

Шәрәфуллин үзен радикал мөселман дип санамый, Аллаһ кушканча яшәргә тырышам, дип аңлата. Хизб ут-Тәхрир оешмасы белән бәйлелегем юк, мин ул системга каршы, төрле дини, сәяси оешмаларны кабул итмим, әмма алар белән бәйлелекне ФСБ бик җиңел уйлап чыгара ала, ди ул.

2020 елда Шәрәфуллин Русиядән күчеп китте. 26 июльдә ул Русия-Украина чиген үтеп чыгып, сәяси сыену урыны сораган. Әмма аны узган елның сентябрендә Молдовага депортацияләделәр.

Хәзерге вакытта ул Кишиневта кала бирә. Азатлыкка билгеле булганча, Шәрәфуллин Молдовада сәяси сыену урыны сорарга тели.
Росфинмониторинг исемлегенә кергән затларның һәм оешмаларның барлык хисаплары һәм банк карталары томалана.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG