Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный такымы депутат Олег Морозовның Черногориядә вилласы барлыгын ачыклаган


"Калифорния" вилласы
"Калифорния" вилласы

Ул аның бертуган апасына рәсмиләштерелгән. Йортның бәясе 300 мең евро булган диелә. 

Русия думасының Татарстаннан депутаты Олег Морозовның Черногориядә "Калифорния" вилласы бар. Моны "Бердәм Русия"леләрнең Европадагы тормышы турында тикшерү чыгарган Алексей Навальный такымы ачыклаган.

Морозовның декларациясендә бу вилла күрсәтелмәгән, ди тикшеренүчеләр. Вилла аның бертуган апасы – Ольга Насыйбуллинага теркәлгән. Морозовның апасы 300 мең евролык әлеге виллага 2015 елда ия булган диелә.

Русия Украинага бәреп кергәннән соң, Олег Морозов Көнбатыш илләренең киләчәге һәм Путинны, ул башлаган сугышны хупламаучы русияләрнең язмышы турында төрле белдерүләр ясады. Аерым алганда ул Черногория икътисады җимереләчәк диде, Польшага беренче чиратта денацификацияләү белән янады, илдән киткән русияләргә теләнмәгән зат статусы бирергә тәкъдим итте.

Күптән түгел Олег Морозов Солженицынның "Архипелаг ГУЛАГ" әсәрен мәктәп програмыннан алырга кушкан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG