Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарның күренекле әдәбият галиме Йолдыз Нигъмәтуллина вафат  


Йолдыз Нигъмәтуллина (1929-2023)
Йолдыз Нигъмәтуллина (1929-2023)

Аңа 93 яшь иде. Галимәне Яңа татар бистәсе зиратында җирләделәр.

Бүген, 3 февральдә Казанда филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, атказанган фән эшлеклесе, Казан университеты профессоры Йолдыз Нигъмәтуллина белән хушлаштылар.

Галимә 2 февраль кичендә 93 яшендә вафат булды. Аны Яңа татар бистәсе зиратында җирләделәр, дип җиткерде "Татар-информ".

Йолдыз Нигъмәтуллина – озак еллар дәвамында татар әдәбиятын җентекләп өйрәнгән шәхес. Ул татарның билгеле галиме Галимҗан Нигъмәти кызы.

1990нчы елларда ул мәдәният һәм цивилизацияләр ягыннан урыс һәм татар әдәбияты тарихларын чагыштырып өйрәнде, бу шундый беренче фәнни хезмәт булды.

Галимә еш кына халыкара форумнарга барды, Пекин, Вена, Берн, Лозанна, Цюрих, Әнкара шәһәрләрендә узган чараларга кунак итеп чакырылды. Аның фәнни хезмәтләрен төрле илләрдәге хезмәттәшләре тәрҗемә итте.

2015 елда КФУның Филология һәм сәнгать институтында татар әдәбияты тарихына кагылышлы бәхәсле фәнни утырыш булды. Ул филология фәннәре кандидаты Ләйсән Ибраһимованың "1900-1920 елларда татар һәм урыс әдәбиятында модернизм" темасына яхылган фәнни эшендә күптөрле хилафлыклар булу белән бәйле иде. Бу уңайдан галимә Азатлыкка фикер белдергән иде.

"Ләйсән Ибраһимова тәкъдим иткән концепциягә нигезләнеп студентларны укыта, фәнни эшләр языла башлый икән, татар мәдәнияты турында нинди караш була соң? Татарлар чынбарлык тормыштан качучы, төшенкелеккә бирелүче дип күзаллау формалашмасмы? Моңа кадәр булган традицияләрне инкарь итеп, татарга уңай булмаган яңа караш тудырырга телиләр. Минем карашка бу фәнни хезмәтнең кыйммәте юк" дигән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG