Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда таксичылар саны 28 процентка кимегән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Рәсмиләр моның сәбәбен аңлатмады.

Узган ел Татарстанда таксичылар саны, 2021 елга караганда, 28 процентка кимегән. Бу хакта бүген Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов министрлыкның еллык киңәшмәсендә белдерде.

Аның сүзләренчә, 2021 елда республикада 5 385 такси эшләгән булса, 2022 елда аларның саны 3 892гә калган.

Моннан тыш, узган ел таксичы булып эшләргә рөхсәт бирүләр дә өч тапкырга кимегән. 2021 елда 1 889 кешегә таксида эшләргә рөхсәт кәгазе бирелсә, 2022 елда нибары 606 булган.

Министр моның сәбәпләрен аңлатмады, шулай да 580нче федераль канунга үзгәрешләр керүен билгеләп узды. Аерым алганда, яңа тәртип нигезендә таксичылар үзмәшгуль булып теркәлә алачак, шул ук вакытта алар пассажирның гомере, сәламәтлеге, машинадагы милеге өчен җавап бирәчәк. Моңа кадәр хөкем ителгән кешеләргә таксида эшләү тыелачак. Шулай ук таксилар дигитал реестрга кертеләчәк.

Таксичылар саны кимү белән беррәттән, Татарстанда җәмәгать транспортында йөрүчеләр 14 процентка арткан. Узган ел пассажир ташучы транспорт ширкәтләре барлыгы 370 млн юлчыга хезмәт күрсәткән.

Шул ук вакытта республикадагы автобусларның 70 проценты биш һәм аннан күбрәк еллык иске машиналар тәшкил итә диелде.

  • Узган ел Казанда 1,5 ел эшләгән Didi кытай такси челтәре Русиядә үз эшчәнлеген туктатты. Казан таксистлары юлчы ташу бәяләренең түбән булуына каршылык йөреше оештырды.
  • Узган ел азагында Русия думасы такси эшчәнлеген көйләүче канун кабул итте. Ул такси хезмәте күрсәтүчеләрне сәфәрләр турындагы мәгълүматларны сакларга һәм аларны тәртип саклау оешмалары таләп иткәндә тапшырырга мәҗбүр итә. Tаксичылар һәм таксига заказ бирү хезмәтләре сәфәрләр турындагы белешмәләрне ярты ел сакларга тиеш була. Ә такси хезмәтләре исә, иминлек оешмаларына үзләренең мәгълүмати системнарына һәм белешмәләр базасына керә алу мөмкинлеге бирәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG