Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша Русия белән чиктә электрон киртә төзиячәк 


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

200ләп километр озынлыктагы чик буен датчиклар һәм камералар системы ярдәмендә тәүлек әйләнәсе күзәтеп торачаклар. 

Мартта Польша Русия белән чиктә электрон киртә төзелешен башлаячак. Бу хакта Польшаның чик буе хезмәте матбугат сәркатибе Анна Михальская белдерде, дип җиткерә Polskie Radio.

Польша датчиклар һәм камералар системы булдырачак һәм алар ярдәмендә һава торышы нинди булуга карамастан, кешеләр сакта тормаса да, чикне тәүлек әйләнәсе күзәтеп тора алачак, диелә. Чик буе сакчылары чикне кешеләр үтеп чыгарга тырышканда гына чаралар күрәчәк, хайваннарга бу кагылмый.

Калининград өлкәсе белән чиккә урнаштырылачак электрон систем 200ләп километр чиктә эшләячәк, диде Анна Михальская.

Былтыр ноябрь башында Польша Русия белән чиктә 2,5 метр биеклектәге чәнечкеле койма тота башлады.

Польша - Русия белән чиктә койма төзергә булган беренче ил түгел. Элегрәк Финляндия премьер-министры Санна Марин да мондый корылма төзү фикерен хуплап чыккан иде.

Былтыр җәй көне Польша шундый ук корылманы Беларус белән чиктә дә төзеп бетерде. Ул койманың озынлыгы 186 километр, биеклеге - биш метр. Хәзер аны төнлә дә төшерергә сәләтле камералар, хәрәкәт датчиклары һәм шуның ише башка электрон җайланмалар белән җиһазландыралар, бу эшләрне көз ахырына кадәр төгәлләргә ниятлиләр. Беларус белән чиктә койманы миграцион кризис сәбәпле тоттылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG