Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасында илдән киткән русияләргә җәза чараларын караучы эш төркеме булдырачаклар 


Русиядә мобилизация башлангач, кешеләрнең бер өлеше Казакъстанга китте. Чик буе. 2022 елның сентябре.
Русиядә мобилизация башлангач, кешеләрнең бер өлеше Казакъстанга китте. Чик буе. 2022 елның сентябре.

Депутатлар әйтик андый русияләрнең милекләрен тартып алу, дәүләт бүләкләреннән мәхрүм итү, интернеттагы контентларын тыю кебек килеп ирешкән тәкъдимнәрне туплаячак диелә. 

Русия думасында илдән киткән һәм хакимиятләр фикеренчә ил гаскәрен "дискредитацияләүче" русияләргә нинди җәза бирү турындагы тәкъдимнәрне бәяләүче белгечләр төркеме төзеләчәк. Бу хакта "Известия"гә Русия думасының мәдәният комитеты башлыгы Елена Ямпольская җиткергән.

Аның әйтүенчә, депутатлар әйтик андый русияләрнең милекләрен тартып алу, дәүләт бүләкләреннән мәхрүм итү, интернеттагы контентларын тыю кебек килеп ирешкән тәкъдимнәрне туплаячак диелә.

"Ниндидер сүзләр өчен нәрсәдәндер болай гына мәхрүм итү турында сүз бармый", дигән Ямпольская.

Депутатлар фикер алышуларга "һуманитар өлкәдәге һәм куәт оешмаларындагы" вәкилләрне дә чакырырга ниятли.

"Кануннарга үзгәрешләр кертү ихтималы турында тәкъдимнәр бар инде. Шулай ук гамәлдәге чараларның ничек эшләве турында куәт оешмаларына, мәдәният, икътисад министрлыгына, Үзәк банкка сораулар бар. Безгә эш тәртибендә хезмәттәшләр белән киңәшләшергә кирәк", дигән ул.

Моңа кадәр Ямпольская "үз иленә каршы чыгучыларны" Русиядә акча эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә чакырган иде.

Былтыр сентябрьдә Русия думасы рәисе Вячеслав Володин илдән киткән русиялләрнең чик буендагы озын чиратларда калдырып киткән машиналарын тартып алырга һәм Украинадагы сугышта катнашучы хәрбиләрнең гаиләләренә тапшырырга тәкъдим иткән иде.

Чит илләргә күченгән русияләрне Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко да тәнкыйтьләде. Ул аларга Русиягә кайтмаска тәкъдим итте. "Чит илгә китүчеләр ватаннарын шулай пычракка буйый икән, шунда калсыннар да. Анда рәхәт булгач, безнең янга кайтмасыннар. Аларга Черчилльнең "Күселәр качсын өчен, кайчак көймәне батырган кыяфәт ясарга кирәк", дигән сүзләре туры килә", диде ул.

Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядән эш яшендәге йөзләгән мең кеше китте.

Былтыр 21 сентябрьдә мобилизация башлангач та, йөзләгән мең русияле хәрби комиссариатка чакыру кәгазе алудан качып Казакъстанга, Грузиягә, Әрмәнстанга, Азәрбайҗанга, Кыргызстанга, Монголиягә, Төркиягә һәм чикле күләмдә Европа берлеге илләренә күченде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG