Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тывадан мобилизацияләнүчеләр аларны "ДНР" хәрбиләре кыйнавына зарлана


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Булган хәлләрне ачыклау өчен Тыва башлыгы үз вәкилләрен фетнәчел Донецкига җибәргән.

Тывадан мобилизацияләнүчеләр үзләрен "ДНР" хәрбиләре кыйнавына зарланып видео чыгарды, шул сәбәпле Тыва башлыгы Владислав Ховалыг фетнәчел Донецки "халык республикасы"на үз вәкилләрен җибәрүен белдерде, алар әлеге хәлләргә ачыклык кертергә тиеш булачак.

Тыва телендә һәм аның урыс теленә тәрҗемәсе бирелгән видеомөрәҗәгать "Азиаты России" Telegram-каналында чыкты. Анда хәрби кием кигән кешеләр 29 сентябрьдән башлап өч ай Новосибирски өлкәсендә хәрби әзерлек узуларын сөйли, ирләргә комендант батальонында хезмәт итәчәксез дигән булганнар. Декабрь ахырында мобилизацияләнүчеләрне фетнәчел Донецки "халык республикасы"на китергәннәр, аларның бер өлеше алгы сафта сугыша диелә. Хәрбиләр документлары белән проблемнар булу сәбәпле, Саклану министрлыгының бер генә хәрби бүлекчәсенә дә беркетелмәвен, хәрби җитәкчеләренең булмавын сөйли, әмма сугышта катнашудан баш тартмыйбыз диләр.


"2023 елның 4 февралендә яныбызга "ДНР" хәрбиләре килде. Алар безгә автоматтан атты, "отжимание" ясарга мәҗбүр итте һәм моннан тере килеш китмәячәксез диде", дип сөйли видеодагы ир ат. Ул үзләрен кыерсытучыларның "ДНР" хәрбиләре булуын әйтә.

Тыва башлыгы Владислав Ховалыг фетнәчел Донецки "халык республикасы"ның Русия билгеләгән хөкүмәте "рәисе" белән шалтыратышуын белдерде, ул милиция кылган гамәлләрнең канунлы булу-булмавын тикшерүне сораган. "Бу – мобилизацияләнгәннәрне дискредитацияләүче очрак", дигән ул.

Русия думасы рәисе урынбасары Шолбан Кара-оол "Себердәге эш сәфәрен туктатып, хәлләргә ачыклык кертү өчен" юлга чыгуын язды.

  • 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. 21 сентябрьдә президент Путин "өлешчә мобилизация" игълан итте. 28 октябрьдә Сергей Шойгу гаскәргә 300 мең кеше чакырылуы турында хисап бирде. 31 октябрьдә мобилизациянең төгәлләнүен җиткерделәр.
  • Тыва хакимияте мобилизациягә эләгүчеләрнең гаиләләренә ярдәм буларак берешәр сарык һәм ягулык өчен күмер бирергә вәгъдә итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG