Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда ашыгыч ярдәм белән юл һәлакәтендә дүрт кеше җәрәхәтләнгән


Ашыгыч ярдәмне йөртүче тавыш сигналын кушып куймыйча сфетофорның кызыл утына чыккан, һәм җиңел машина белән бәрелешкән. Татарстан тикшерү комитеты “юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу” маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан.

Кичә кич Чаллыда Сөембикә һәм Вахитов проспектлары киселешендә юл һәлакәте булган. Бу хакта InKazan җиткерә.

Audi ашыгыч ярдәм машинасы белән бәрелешкән. Социаль челтәрләрдә чыккан видеодан күренгәнчә, ашыгыч ярдәм машинасы тавыш сигналын кушып куймыйча гына светофорның кызыл утына чыккан.

Чаллының сәламәтлек саклау идарәсенә сылтама белән "Бизнес Online" хәбәр итүенчә, ашыгыч ярдәм машинасында авырулар булмаган.

"Җәрәхәтләнүчеләрне Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр. Икесе авыр хәлдә реанимаөиядә ята. Икесенең хәле уртача, табиблар тикшерүләрен дәвам итә", дигәннәр сәламәтлек саклау идарәсендә.

Audi машинасын йөртүче - Love Radio-ның алып баручысы Александр Белоусов булган. Хәзер ул хастаханәдә, аның тезе сынган һәм баш сөяге-баш мие имгәнгән.

Әлеге хәл уңаеннан Татарстан тикшерү комитеты "юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу" маддәсе нигезендә җинаять эше ачты, дип хәбәр итте республика тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерү фарзынча, Сөембикә һәм Вахитов проспектлары киселешендә "ашыгыч ярдәм" йөртүчесе сфетофорның кызыл утына чыккан һәм җиңел машина белән бәрелешкән, соңрак бордюр ташына менгән, металл киртәгә бәрелгән һәм әйләнгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG