Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төшендә Зеленскийны күрүен сөйләгән Чита егетенә тагын ике штраф салынган


Иван Лосев
Иван Лосев

Ике медиа чарасына биргән әңгәмәсе өчен Иван Лосевтан 70 мең сум түләттермәкчеләр. Лосев әйтүенчә, аның өстеннән әләкне Приморье һәм Читадан ике хатын-кыз язган, яңа беркетмәләрне шуннан соң төзегәннәр. 

Читаның үзәк район мәхкәмәсе Иван Лосевка "Дождь"ка һәм ВВС-ның урыс хезмәтенә биргән әңгәмәләре өчен 35әр мең сум штраф салган. Ул журналистларга Владимир Зеленский турында төш күрүен язып чыккач үзенә штраф салулары турында аңлаткан булган. Бу хакта Лосев "Медиазона"га хәбәр иткән.

Лосевны Русия гаскәрен ике мәртәбә дискредитацияләүдә гаепле дип тапканнар. Беренче беркетмәне ВВС респортажын Instagram-да чыгаруы өчен төзегәннәр. Икенче беркетмәгә исә егетнең "Дождь" каналына үзен ничек гаскәрне "кимсетү"дә гаепле дип табып штрафка тартулары турында сөйләве сәбәпче булган.

Лосев әйтүенчә, аның өстеннән әләкне Приморье һәм Читадан ике хатын-кыз язган, яңа беркетмәләрне шуннан соң төзегәннәр.

Былтыр декабрь башында Читадагы мәхкәмә Instagram-да мобилизацияне тәнкыйтьләве һәм Украина президенты Владимир Зеленский турында күргән төшен сөйләве өчен Иван Лосевны 30 мең сум штрафка тарткан иде.

"Бүген төшемдә мине мобилизацияләп, ниндидер хәрби әзерлек лагерына китерүләрен күрдем. Шулвакыт анда Зеленский белән бергә Украина кораллы көчләре атылып керде, бөтенебезне боргычлап алдылар, атарга җыеналар. Шунда Зеленский минем яннан үтеп бара һәм: "О, мин Instagram-да синең сторисларыңны күрдем, Украинага дан!", ди. Мин аңа "Каһарманнарга дан!", дип җавап бирдем. Зеленский шатланып иңсәмнән какты һәм "Тәк, аны җибәрегез, башкаларны атыгыз", диде. Без аның белән бу хәлләргә карап басып торабыз, мин "Сезнең белән селфи ясарга буламы?", дим. "Була", ди Зеленский", дип язды егет Instagram-да сторисларында.

  • 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • Гаскәрне дискредитацияләү маддәсе нигезендә 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Кабат дискредитацияләгән өчен җинаять эше ачарга һәм биш елга кадәр колониягә җибәрергә мөмкиннәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG