Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы укытучысы Раушан Вәлиуллинны эштән куган мәктәп мөдиренә административ эш ачылган


Чаллы прокуратурасы
Чаллы прокуратурасы

Элегрәк мәхкәмә Раушан Вәлиуллинны эшенә кире кайтару карары чыгарган иде.

Чаллы прокуратурасы шәһәрнең 24нче мәктәбе мөдире Илгизәр Бисеровка карата хезмәт кануннарын бозу турында административ эш ачкан. Бисеров "Альянс учителей" оешмасының элек җирле бүлеген җитәкләгән укытучы Раушан Вәлиуллинны канунсыз эшеннән алган иде. Бу хакта Вәлиуллин үзенең Facebook сәхифәсендә хәбәр итте. Мөдиргә 5 мең сумга кадәр штраф яный.

  • Раушан Вәлиуллин үзгәртелгән хезмәт килешүенә риза булмавын белдергәннән соң былтыр 1 сентябрьдә мәктәп җитәкчелеге аны эшеннән алды. Аңа кадәр ул Азатлыкка мәктәп мөдиренең аны сыйныф җитәкчесе фазифасыннан мәхрүм итү тәкъдиме белән чыгуын, нәтиҗәдә аның хезмәт хакы ике мәртәбәдән дә күбрәккә кимиячәген әйткән иде. Вәлиуллин моны протест активлыгы һәм түрәләрне тәнкыйтьләве белән бәйли.
  • 8 сентябрьдә ул мәктәп җитәкчелеге гамәлләрен канунсыз дип тануны, үзен эш урынына кайтаруны, мәктәптә эшсез торган вакытта югалткан уртача керемне түләтүне һәм рухи зыян өчен тагын 100 мең сум түләтүне таләп итеп Чаллы шәһәр мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Октябрьдә мәхкәмә Вәлиуллинны яклады, 21 мең сум күләмендә алынмаган хезмәт хакы, рухи зыян буларак 10 мең сум түләтү һәм эшендә торгызу турында карар чыгарды.
  • Сентябрьдә Вәлиуллин Русиядән китте.

Раушан Вәлиуллин – Чаллы активисты, ул элек Алексей Навальный тарафлардары оештырган "Укытучылар альянсы"ның Татарстандагы бүлекчәсен җитәкләде.

Укытучы берничә тапкыр каршылык чаралары оештырды, штрафларга тартылды, сайлауларда катнашты һәм Владимир Путинның 2012 елның май фәрманы белән, "укытучыларның эшен төбәктәге уртача хезмәт хакы белән бәяләү" турындагы фәрманының үтәлүен таләп итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG