Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туган Батыр" турында 3D мультфильм төшерәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шулай ук язучы Зөлфәт Хәким Туган Батыр турында икенче әкият язган. Анда язучы сугышка үз мөнәсәбәтен күрсәтәчәк.

"Туган Батыр" проекты кысаларында яңа мультфильм төшерәчәкләр. Бу хакта бүген "Терра Анима" анимация студиясе баш мөдире Ирина Гребенникова матбугат очрашуында белдерде.

Мультфильмның беренче тизеры 18-20 майда узачак "KazamForum 2023" саммитында тәкъдим ителәчәк. Тизер чыкканнан соң ярты ел препродакшн белән шөгыльләнәчәкләр. Ел азагында мультфильм халыкка күрсәтеләчәк.

"Беренче сезонда мультфильм 52 сериядән торачак. Бер серия - 6,5 минут. Алга таба икенче һәм өченче сезон да, тулы метражлы фильм да булырга мөмкин. Ул Зөлфәт Хәким әсәренә нигезләнәчәк", дип белдерде ул.

Гребенникова сүзләренчә, мультфильм 3D форматта эшләнәчәк. Аена 1-2 серия дөнья күрәчәк.

Моннан тыш, язучы Зөлфәт Хәким "Туган Батыр" турында икенче әкият язган. Ул татар теленнән тыш биш телдә аерым китап булып дөнья күрәчәк. Язучы сүзләренчә, әсәрдә бүгенге көн вакыйгалары, шул исәптән сугыш мәсьәләсе дә күтәреләчәк.

"Без бүгенге вакыйгаларны күрәбез. Ачыктан-ачы бәя бирмәсәк тә, үз мөнәсәбәтебезне белдерергә тиеш һәм үсеп килүче буыннарны да шуңа өйрәтергә тиешбездер. Туган Батыр көньяктагы илгә гаделлек кылыр өчен чыгып китә. Юлдан барганда ике гаскәр сугышырга җыена. Анда бер сорау калка: дөреслеккә ирешергә һәм хаклы икәнеңне исбат итәр өчен болай кан кою кирәк микән? Минемчә, бу проблемнар бүгенге көнгә бик аваздаш", диде ул.

"Туган Батыр" милли проекты бер ел элек Болгарда тәкъдим ителде. Ул Татарстан мөфтияте һәм "Туган авылым" милли-туристлык комплексы ярдәмендә тормышка ашырылган. Туган Батыр образы яңа әсәрләрдә, компьютер уеннарында, комиксларда, мобиль квестларда, мультфильмнарда гәүдәләндереләчәк диелде. Беренче адым буларак язучы Зөлфәт Хәкимнең "Туган Батыр риваятьләре" дип аталган әкиятләр китабын басылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG