Русия хакимиятләре чикләрдә йөзләрне танучы яңа систем урнаштырачак. Моңа 830 миллион сум бүлеп бирәчәкләр. Бу хакта дәүләт өчен сатып алулар порталында чыккан тендерга таянып, "Полигон медиа" хәбәр итә.
Видеоаналитиклар әлеге системнарны Русия-Кытай чигендә (Забайкальск", "Пограничный" һәм "Краскино" тикшереп үткәрү пунктлары), Польша һәм Литва чикләренә ("Багратионовск", "Мамоново", "Чернышевское"), Русия-Казакъстан чигенә ("Маштаково", "Орск", "Сагарчин") куячак диелә. Әлеге систем машина йөртүчеләрнең шәхесен ачыклару өчен "автомат рәвештә йөзләренең рәсемен анализларга" тиеш булачак.
Шул ук вакытта систем машина йөртүчеләрнең йөзләрен аерым файлларга туплап сакларга, аларны "аерым бер исемлектә яки биометрик базада" сакланучы белешмәләр белән чагыштырырга тиеш була. Нинди исемлек һәм базалар турында сүз баруы әйтелми. Әлеге җайланманы 2023 елның 25 ноябренә кадәр куярга тиеш булачаклар.
"Можем объяснить" Telegram-каналы белән әңгәмәсендә "Общество защиты интернета" оешмасының мөдире Михаил Климарев Русиянең чикне үтеп чыгучылар турындагы белешмәләр саклана торган базасы белән проблемнары зур, дип искәрткән. Хәзерге видеокүзәтү системы Дарья Дугинаны үтерүчегә чикне узарга комачау итмәде, ә кайбер оппозиционерлар, (әйтик Pussy Riot-тан Мария Алехина) өй сагына утыртылган булса да, илдән кача алды, дигән ул.
Климарев яңа систем искесеннән нәтиҗәлерәк булачак һәм Мәскәүдәге видеокүзәтү системына охшарга мөмкин дип белдергән.
Былтыр 20 августта Мәскәү янында "урыс дөньясы" идеологларының берсе, фәлсәфәче Александр Дугин кызының машинасы шартлады.
Русия федераль иминлек хезмәте һөҗүмне оештырудла Украина ватандашы Богдан Цыганенко катнашкан, дип фаразлады. Аңа Наталья Вовк булышкан диелде. Цыганенко Русиягә Эстония аша кергән, ә үтерүгә бер көн кала илдән киткән дип белдерделәр.
Киев һөҗүмгә катнашы булуын кире какты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум