Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыров әсир төшкән чеченнар белән аралашуы өчен Кырым мөфтиенә янады 


Айдер Рустемов
Айдер Рустемов

Әсирләр Русиягә кире кайтса, Рустемовтан үч алу өчен шундук сугышка кире китәргә тиеш, дип белдерде ул.   

Аннексияләнгән Кырым мөселманнары диния нәзарәте башлыгы Айдер Рустемовның әсир төшкән чечен сугышчылары белән сөйләшүенә җавап итеп, Чечня башлыгы Рамзан Кадыров аңа эзәрлекләү белән янады. Әсирләр Русиягә кире кайтса, Рустемовтан үч алу өчен шундук сугышка кире китәргә тиеш, дип белдерде ул.

Гыйнвар ахырында украин блогеры Владимир Золкин каналында Киев таныган мөфтинең әсирләр белән аралашуы төшерелгән видео чыкты. Әсирләр арасында биш чечен сугышчысы да бар.

Рустамов Украинага каршы сугышның җинаятьчел булуын һәм аны Чечня хакимиятләре әйткәнчә җиһад (изге сугыш) дип атап булмавын әйтә. Бу – мөфтинең әсир мөселманнар белән икенче мәртәбә очрашуы иде, беренчесе узган елның августында үтте.

Бу хәлдән соң Рамзан Кадыров мыскыллы шәкелдә Кырым мөфтие әсирләрне мәсхәрәләмәкче, аларның сайлаган юлын каралтмакчы булды дип белдерде.

"Кайда гына булма, мин синнән шәхсән үзем сораячакмын. Әгәр әсирләр кире кайтса, алар беренче булып алдынгы сафта булырга һәм сине эзләргә тиеш", диде Кадыров. Ул әсир төшкән чеченнарның "мылтык астында" Украина дин әһеле сөйләгәннәр белән ризалашырга мәҗбүр калуын әйтте.

Шул ук вакытта октябрьдә Чечня башлыгы үзе дә резиденциясендә украин хәрбиләре белән аралашкан иде. Түрәнең балалары Украинага барып кайтканнан соң, аңа конвойлар белән берничә кешене китерделәр. Кадыров Киев хакимияте мобилизацияләнгән украиннарны "ядрә ите" буларак кулланды дип белдерде. Ә әсирләр үзләренең сугышта катнашуын "мәгънәсез эш" дип атады һәм Русия пропагандасы алга сөрә торган тезисларны әйтте.

Августта Рамзан Кадыров хәзерге вакытта Украина яклы сугышучы бәйсезлеге танылмаган Ичкерия республикасы тарафдарларына мөрәҗәгать итеп, алардан канлы үч алачакларын, гомер буе эзәрлекләячәкләрен әйтте.

Мартта Кадыров Украина президенты Владимир Зеленскийга мөрәҗәгать итте һәм хакимиятне "легитим президент Виктор Янукович"ка тапшырырга чакырды.

Ул Путиннан шәхсән үзе Зеленский өчен качу урыны сорарга әзер булуын әйтте, шулай эшләгәндә Зеленский "гаебенең бер өлешен булса да юа" алачак, диде. Кадыров Украина президентына да канлы үч белән янады һәм аның киңәшчесе Алексей Арестовичның "ишекген шакырга" вәгъдә итте.

Быел февральдә Чечня башлыгы Украинага каршы сугыш беткәннән соң Польшаны "денацификацияләргә һәм коралсызландырырга" ниятләвен җиткерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG