Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Украинага һөҗүм итүенә бер ел тулыр алдыннан Кремль митинг-концерт оештырмакчы 


Анда Путин да катнашыр дип көтелә. "Новости" агентлыгының парламенттагы чыганагы чара 200 мең кешегә исәпләнгән дип белдергән. 

Кремль 22 февральдә митинг-концерт уздырмакчы була, анда Русия президенты Владимир Путинның да катнашуы көтелә. Бу хакта өч чыганагына сылтама белән РБК хәбәр итә. Чараны мөгаен Лужникида үткәрерләр диелә.

Соңгы мәртәбә Путин Лужникида 18 мартта – Украинага бәреп кергәннән соң өч атна узгач чыгыш ясады. Әлеге чара Кырымны аннексияләүгә сигез ел тулу уңаеннан оештырылган иде.

Басма чыганакларының берсе әйтүенчә, 22 февральдә узасы митинг-концерт президентның Федераль җыенга юлламасының дәвамы булырга мөмкин, медиалар аны 21 февральдә көтелә дип язды. Кремль әлегә юлламаның төгәл көнен расламады.

"Новости" агентлыгының да парламенттагы чыганагы 22 февральдә Лужникида 200 мең кешегә исәпләнгән, Путин да катнашачак митинг-концерт уздырырга җыенуларын хәбәр иткән.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков исә РБКга әлегә Лужникидагы чара турында "әйтер сүзем юк", дигән.

РБК әңгәмәдәшләренең берсе исә быел президентның Федераль җыенга юлламасын Русиянең Украинага каршы сугыш башлаган көненә якынрак вакытта уздырырга теләүләрен искәрткән.

21 февральдә Путинның Донбасстагы фетнәчел төбәкләр – Донецки һәм Луһански "халык республикалары"ның бәйсезлеген тануына бер ел тула.

Икенче көнне Русия думасы һәм Федерация шурасы әлеге фетнәчел төбәкләр белән хезмәттәшлек турындагы килешүләрне раслады.

Шулай ук Федерация шурасы президентка Русия кораллы көчләрен чит илдә куллануга рөхсәт бирде.

2022 елның 24 февралендә президент Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG