Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия вице-премьеры Мантуров КамАЗдан йөзләрчә миллион сум алган 


Денис Мантуров
Денис Мантуров

The Insider мәгълүматынча, Денис Мантуров гаиләсенең миллиардлаган сумлык күчемсез милке бар. 

Русия хөкүмәте рәисе урынбасары һәм сәнәгать министры Денис Мантуров "КамАЗ сәүдә-финанс компаниясе склады" исемле ширкәттән ел саен йөзләрчә миллион сум ала. Бу ширкәт КамАЗ акционерлык җәмгыятенең рәсми дистрибьюторы булып тора, диелә The Insider басмасының тикшерүендә.

2020-2021 елларда гына Мантуров 600 миллионлап сум акча алган. Акчаларны гел бер үк көннәрдә: 15 гыйнварда һәм 30 июньдә түләгәннәр диелә.

Журналистлар ачыклавынча, 2018 елда КамАЗ" СервисГрупп" ширкәте белән "кыйммәтле кәгазьләр сату-алу" килешүе төзегән булган һәм рәсми яктан акчалар шул килешү нигезендә килгән. Әмма басма язуынча, "СервисГрупп" ширкәтенең артында Мантуров шәхсән үзе тора.

"СервисГрупп"ның рәсми мөдире булып озак вакытлар Мантуров гаиләсенә якын булган эшкуар Олег Румянцев торды. Моның белән беррәттән ул Геленджикта теркәлгән "Пансионат Приморье" ширкәтенең мөдирләр шурасына да керде. Ширкәтнең чын хуҗасы исә, Русия вице-премьеры Мантуровның 86 яшьлек әнисе.

Шулай ук, The Insider язмасыннан күренгәнчә, Денис Мантуровның әнисе тагын берничә ширкәтнең, әйтик Мәскәүдәге Станиславски урамында урнашкан 794 дүрткел метрлы особнякка ия булган "Вишнёвый сад" ширкәтенең дә хуҗасы булып тора.

Мантуровның башка кешеләр исеменә яздырган тагын бер бинасы бар, ул – Мәскәүдәге Милютинский тыкрыгында урнашкан 2,5 мең дүрткел метрлы алты катлы бина. Бу бина да "СервисГрупп" ширкәте исеменә яздырылган, диелә.

The Insider мәгълүматынча, Денис Мантуров гаиләсенең миллиардлаган сумлык күчемсез милке бар. Алар арасында, әйтик, Мәскәү үзәгендәге кунакханә, Геленджиктагы берничә йорт. Моннан тыш сәнәгать министрының хатыны Натальяның "Ланцетъ" эстетик медицина клиникалары челтәре бар, ә министр хатынының 84 яшьлек әнисе Алла Кисель Тверь өлкәсендә сөт фермасына ия диелә.

  • Денис Мантуров сәнәгать министрлыгын 11 ел җитәкли. 2019 елдан 2021 елга кадәр аны Русиянең иң бай министры дип таныганнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG