Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ясалма интеллект, нейрочелтәрләр һәм татар теле үсеше


Нейрочелтәр, дөнья тәҗрибәсенә нигезләнеп, татар телен үстерү өчен кирәкле кушымталар исемлеген төзеп бирә ала. Алар ярдәмендә татарча комикслар китабын да ясап була. Ясалма интеллектны милли телләр үсеше файдасына ничек кулланып булуы турында сөйләштек.

Соңгы елларда, хәтта айларда, интернетта ясалма интеллект продуктлары нык артты. Instagram кебек социаль челтәрләрдә нейрочелтәр ясаган аватар-рәсемнәр бик күп, "бу текстны нейрочелтәр" язды дигән постларны да күреп була.

Ясалма интеллект үсеше белән кешелек үз тарихында яңа чорга керә, дип саный күп кенә белгечләр. Нейрочелтәрләр яңа идея һәм инновацияләрне тиз рәвештә уйлап таба ала, кешеләргә моның өчен дистәләрчә ел кирәк булыр иде, дип язалар үз китабында АКШның элекке дәүләт сәркатибы Һенри Киссинджер, Google-ның элекке баш мөдире Эрик Шмидт һәм Amazon-ның элекке мөдире Дэниел Һаттенлокер.

Галимнәр ясалма интеллект белән без глобаль проблемнар хәл итә алырбыз дип өметләнә: авыруларга каршы дарулар уйлап табу, ачлыкны җиңү, дөнья океаны һәм галәмне өйрәнү... Ләкин ясалма интеллектны куллану кайбер тискәре нәтиҗәләргә дә китерә ала, аның эшендә кайбер процесслар кеше өчен сер булып кала.

"Ясалма акыл һәм кешелекнең яңа эрасы" китабы (Шмидт, Киссинджер, Һаттенлокер)

Телибезме, юкмы – нейрочелтәрләр инде безнең гадәти тормышыбызга үтеп керде. Аларны хәзер университет галимнәре генә түгел, гади кешеләр дә куллана ала, бу програмнар коммерция нигезендә ачык тарала.

Ясалма интеллект бүгенге көндә нинди продуктлар булдыра ала? Бу "яңа заманада" татар-башкорт телләренә урын табылырмы? Бу хакта үз эшчәнлегендә нейрочелтәрләрне актив кулланучы програмчы, "Ачык университет" сайтының техник җаваплылысы Райнур Хәсәнов белән сөйләштек. Ул безгә нейрочелтәрләрне бүгенге көндә милли телләр үсешенә ничек кулланып булу мисалларын да китерде.

— Райнур, үзегез нинди ясалма интеллект коралларын, нейрочелтәрләрне кулланасыз? Алар нишләргә ярдәм итә?

Райнур Хәсәнов
Райнур Хәсәнов

— Иң еш кулланганым – ChatGPT, бу OpenAI ширкәтенең ясалма интеллектлы чат-боты, аның белән "аралашып" була, сораулар биреп була, биремнәр кушып була. ChatGPT-ны мин клиентлар белән аралашуда кулланам, мин аңа "фәлән клиентым бар, фәлән проект ясыйбыз, ул клиентка фәлән хат язып бир" дип кушам да, чат-бот миңа тиешле хат язып бирә, шул рәвешле озын хат бик тиз рәвештә языла.

Програмчылар код язганда, гадәттә, төрле сораулар туа, без Google-да аларга җавап эзләргә күнектек. Хәзер исә мин бу сорауларны ChatGPT-га бирәм, "минем шундый проблем, аны ничек хәл итәргә" дип сорыйм, һәм ул миңа хәтта код язып бирә. Һәрвакыт хатасыз дип әйтә алмыйм, ләкин төп, нигез кодларны ул дөрес яза.

Сайтлар, мобил кушымталар өчен текстлар кирәк булганда да, ChatGPT тиз генә оста текстларны язып бирә ала. Мәгънә ягыннан да ул текстлар яхшы чыга, әлбәттә, аны карап чыгарга, сиңа кирәкле рәвештә төзәткәләргә кирәк. Instagram өчен пост кирәкме – тема, ни теләгәнеңне аңлатасың да, үзе язып бирә, шундый җайлы корал бу.

— ChatGPT белән аралашканда татар һәм башкорт телләрен кулланып буламы? Яки ул миллионнарча кеше сөйләшкән телләрне генә беләме?

— Әйе, татар телендә аңа язып караганым бар, җавап бирергә тырыша. Ләкин әлегә татар теле камил түгел, хаталар, аңлашылмаган сүзләр-конструкцияләр белән җавап бирә шул. Күрәсең, телне камилләштерү өчен аңа вакыт кирәк.

ChatGPT нейрочелтәре белән татарча сөйләшү омтылышы
ChatGPT нейрочелтәре белән татарча сөйләшү омтылышы

Мин, гадәттә, бот белән инглизчә язышам, инглиз теле аның бик яхшы. Шуннан соң кирәкле җөмләләр-текстларны мин тәрҗемәче аша кирәкле телгә күчерәм.

— ChatGPT чыннан да соңгы арада бик популярлашты, ә тагын нинди ясалма интеллект коралларын киңәш итә аласыз?

— Моннан тыш мин DALL-E дип аталган коралны кулланам. Ул сез язган тасвирламага нигезләнеп рәсем ясый. Һәрвакыт төгәл һәм сезгә кирәкле рәсемнәр чыкмый, әлбәттә. Барысы да тасвирламадан тора: төгәл, тәфсилле тасвирламалар ясасаң, сиңа кирәк булган рәсем чыга. Безнең бу рәсемнәрне "Ачык университет" сайтында куллану ниятебез дә бар.

Гомумән, рәсем ясый торган кораллар бик күп, аларны бүген Instagram-да да күп күреп була. Сыйфатлары төрле, төрлеләрен сынап карап була. Барысында да мөһим кагыйдә: тәфсилле тасвирлама язу.

Шулай ук Murf Ai дип аталган ясалма интеллектны да кулланам. Ул язылган текстны аудио итеп укып бирә. Ул төрле тавышлар, тембрлар кулланып, текстны укып бирә ала. Инглиз телендә эшли, башка телләрне, дөресен әйткәндә, сынап караганым булмады, татар телен сынап карармын. Бу түләүле инструмент, язылуны сатып алырга кирәк.

Тавыш яздыру ягыннан шулай ук Adobe Podcast дип аталган програмны да киңәш итә алам. Сез телефонга тавышны яздырсагыз, ул сыйфатсыз чыга, арткы тавышлар, фон ишетелә. Бу ясалма интеллект исә аудионы "чистарта", студиядә яздырылган сыман итә.

"Милли киемдә башкорт җайдаклары" темасына ясалма интеллект ясаган рәсем үрнәкләре
"Милли киемдә башкорт җайдаклары" темасына ясалма интеллект ясаган рәсем үрнәкләре

Чынлыкта, мондый програмнар, кораллар бик күп, мин үзем кулланганнарны гына атадым. Эзләнергә кирәк, бу програмнар бик күп мөмкинлекләр ача һәм озак эшләнәсе эшне тиз эшләргә мөмкинлек бирә.

— Бу ясалма интеллект проектлары татар теле, башка милли телләр үсешенә ничек файдалы була ала?

— Бу заманча һәм нәтиҗәле инструментлар телләр үсешенә бик тә файдалы була ала. Гомумән, ясалма интеллектны татар теле үсеше өчен куллану кирәк дип саныйм. Берничә мисал китерә алам.

Әйтик, алда телгә алынган ChatGPT-ны алыйк. Бу нейрочелтәр бөтен интернетта булган зур күләмдәге мәгълүматта "үскән", ул үзенә бик күп мәгълүмат җыйган. Ялгышмасам, ул интернетта 2022 елга кадәр булган мәгълүматны өйрәнеп чыккан. Ягъни, бу - зур архив, зур тәҗрибә. Аның белән тел үсеше мәсьәләсендә аралашып була, ул төрле идеяләрне, башка телләр, халыклар тәҗрибәсен сөйләп, аңлатып бирә.

Мәсәлән, мин бу нейрочелтәрдән "татар телен үстерү өчен 10 кушымта идеясен бир" дип сорадым, ул миңа тел үсеше өчен кирәкле кушымта-програмнарны санап чыкты.

Шуннан соң сез берәр кушымта идеясен уйлап эшләргә булдыгыз, дип әйтик. Хәзер бу кушымтаны язар өчен ниләр кирәк? Нейрочелтәр сезгә адымлап инструкция бирә: башта дизайн ясау, аннары клиент базасы, аннары нинди кодлар кулланып булуы, аннары соң маркетинг һәм башкалар... Дөнья тәҗрибәсенә нигезләнеп, ул тәфсилләп продукт булдыру юлыннан алып бара ала.

ChatGPT-дан татар телен популяр ясау идеяләре: мәктәпләрдә татар теле укытуын үстерү, татар телле медиа чараларына ярдәм итү, татарча технологияләр үстерү һәм башкалар...
ChatGPT-дан татар телен популяр ясау идеяләре: мәктәпләрдә татар теле укытуын үстерү, татар телле медиа чараларына ярдәм итү, татарча технологияләр үстерү һәм башкалар...

Татар телен үстерәсем килә, ләкин нәрсә эшлим, тәҗрибәм бик зур түгел дип әйтүчеләр өчен бу яхшы форсат – тот та эшлә, нейрочелтәр барысын да аңлатып бирә, адымнарына кадәр эш харитасын төзи.

— Бик кызык, ә ниндидер конкрет продукт булдыруда ул ярдәм итә аламы? Әйтик, аннан татарча контент ясатып буламы?

— Инде әйткәнемчә, аның татар теле чамалы. Әмма башка төрле контентны нейрочелтәрдән ясатып була. Әйтик, рәсемнәр, видеолар ясый торган ясалма интеллект програмнары бар. Димәк, алардан татар мультфильмы да ясатып була, татарча комикслар китабын да яздырып була. Нейрочелтәр хәтта сценарийлар да яза белә. Дөрес биремнәр кушып, төрле-төрле продуктларны татар телендә дә ясап була.

Татар телендә китап әзерләгәндә, сайт ясаганда ниндидер уникаль рәсемнәрне булдырып була, аны сезгә нейрочелтәр ясап бирә. Автор хокукы мәсьәләсе бар, анысын төгәл әйтә алмыйм, өйрәнергә кирәк. Ләкин бу мәсьәләне дә төрле юллар белән хәл итеп була дип уйлыйм.

— ChatGPT татарча начар сөйләшә дип әйтәсез. Гомумән, татарча яки башкортча яхшы "аралаша" торган, безнең телләрне таный торган нейрочелтәрләр мәсьәләсе ничек тора? Алар никадәр кирәк дип саныйсыз, аларны ничек үстереп була?

— Менә тексттан тавыш яздыручы нейрочелтәр татар телен танымый дип беләм, ул бик файдалы булыр иде. Әйтик, нейрочелтәрдән анимация ясатып, аңа тексттан тавыш яздырып, әзер мультфильм ясап булыр иде. Бюджет та кирәкми булып чыга бит. Тел өйрәтү юнәлешендә дә мондый нейрочелтәрләр файдалы була ала.

Рәсемнәрне ясаучы ясалма интеллектларны "татарчалаштыру" бик үк кирәкми, дип уйлыйм. Аңа инглизчә тасвирлама бирсәң, рәсем ясатып була, монда артык тел белү дә кирәкми.

ChatGPT үзе нигез буларак инглиз телен куллана. Урыс теле анда тәрҗемә аша кулланыла дип беләм. Шуңа күрә урысча сораулар биргәндә, ул озаграк җавап бирә. Асылда, киләчәктә татарчага, башкортчага сыйфатлы тәрҗемәләр ясый алса, яхшы булыр иде. Шул очракта нейрочелтәр белән туган телдә дә аралашып булыр иде.

Ничек булдырып була дигәндә, дөресен әйткәндә, минем җавабым юк, бу мин эшләгән өлкә дә түгел. Үзем бу нейрочелтәрләрнең кулланучысы, әзме-күпме аларның эш принцибын аңлыйм, ләкин аларны ясау – бөтенләй башка төрле өлкә. Белгәнемчә, Татарстан фәннәр академиясендә татарча ясалма интеллект системнарын ясау омтылышлары булды, алар нинди хәлдә – әйтә алмыйм.

Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты татар теленең лексик-грамматик структурасы нигезендә интеллектуаль системнар төзү өлкәсендә тикшеренү эшләре алып бара. Шушы эшләр кысасында нейрочелтәр моделенә нигезләнгән Tatsoft тәржемәчесе ясалган. Урысчадан татарчага һәм татарчадан урысчага тәрҗемә итүче системның онлайн версиясе ​2019 елда тәкъдим ителде. Шулай ук сөйләмне тану һәм аны текстка әйләндерү системын ясау юнәлешендә дә эшләр алып барыла.

— Бу нейрочелтәрләр алга таба кеше эшен үзләре башкара алыр дигән сүзме, ничек уйлыйсыз?

— Соңгы 2-3 елда ясалма интеллект зур үсеш алды. Алга таба алар безнең тормышка тагын да күбрәк кереп урнашачак. Инде хәзер нейрочелтәрләр кеше эшли торган кайбер эшне үзе эшли ала. Шаблонлы эшләрдә нейрочелтәр инде кешене алыштыра ала.

Бер яктан, бу начар кебек, кешеләрнең эш урыннары кими дигән сүз бит бу. Икенче яктан, бу прогресс, кешелек үз эшен җиңеләйтә бара, шуңа күрә кешеләргә дә күбрәк укырга, яңа белемнәр алырга, яңа күнекмәләргә өйрәнергә кирәк.

Ясалма интеллект – машина интеллекты һәм аны барлыкка китерүне максат итеп куйган компьютер белеме тармагы. Ясалма интеллект гадәттә кеше эшли торган иҗади функцияләрне дә башкара ала.
Нейрочелтәр – биологик нейрон челтәрләр мисалында төзелгән математик модель. Ясалма интеллектның башка алгоритмнарыннан аермалы буларак, нейрочелтәр конкрет биремнәр үтәүгә түгел, ә мәгълүмат өйрәнүгә нигезләнлгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG