Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Вагнер” белән бәйле каналларның берсендә тагын бер тоткынны кувалда белән үтерүләре видеосы чыкты 


Евгений Пригожин
Евгений Пригожин

Дмитрий Якущенко үз теләге белән сугышка киткән, әмма соңыннан әсир төшкән диелә. 

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән бәйле "Grey Zone" Telegram-каналы Русия тоткынын мәхкәмәсез җәзалап үтерүләре төшерелгән тагын бер видео чыгарды. Башта ул "Вагнер" белән сугышка киткән, соңрак украин гаскәрләренә әсир төшкән диелә.

Әлегә чын булуы расланмаган кадрларда бер ир үзен Дмитрий Якущенко, Кырымда тудым, дип таныштыра. Ул камерага карап, төрмәдән алгы сафка китүен әйтә, әмма соңыннан "моның минем сугыш булмавын аңладым" ди. Ул Украинаның Днепр шәһәрендә булганда башына сугуларын, аңын югалтуын, идән астында уянып китүен һәм үзенә "хөкем итәчәкбез" диюләрен сөйли. Бу вакытта Якущенконың артында кувалда тоткан кеше тора, аның йөзе яшерелгән. Видео ахырында бу кеше берничә тапкыр коралы белән Якущенконың башына суга.

ВВС-ның урыс хезмәте искәртүенчә, Grey Zone чыгарган роликта үтерү сәхнәсеннән тыш, Якущенконың Украина хәрбиләренә әсир төшкән чакта, былтыр ноябрьдә биргән әңгәмәсеннән өзекләр китерелгән. Ул үзенең әле Украина контролендә булган Кырымда 19 елга хөкем ителүен, соңрак Сарытау өлкәсенең Энгельс шәһәрендәге колониягә күчерелүен сөйли. Ирне "Вагнер" белән сугышка шул колониядән җибәргәннәр.

Шулай ук Якущенко фронтка киткәнче "берәр җаен табып, качарга" ниятләвен сөйли. Әлеге уен ул Украинаның Бахмут шәһәре тирәсендә тормышка ашырган, биредә сугыш башыннан бирле иң көчле бәрелешләр барды. Ноябрьдә биргән әңгәмәсендә тоткын Кырымның кабат Украинага кайтуына өмет белдерә.

Grey Zone каналында Якущенконы "сатлыкҗан" дип атаганнар һәм аның "хезмәттәше Евгений Нужин кебек үк, идән астындагы соңгы мәхкәмә утырышында уянып китүе" әйтелә.

Былтыр 13 ноябрьдә, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән бәйле Telegram-каналлар видео чыгарды. Анда Русиянең элекке тоткыны, төрмәдән Украинага сугышырга җибәрелгән, әмма соңрак үз теләге белән украин гаскәрләренә әсир төшкән һәм Украина ягында сугышырга теләк белдергән Евгений Нужинны башына кувалда белән сугып үтерәләр.

Бу язмага "Вагнер"ны оештыручыларның берсе, Владимир Путинга якын эшкуар Евгений Пригожин да фикер белдерде. Ул Нужин "яхшы булмаган, әмма гадел кешеләр белән очрашты" һәм "эткә — эт үлеме" диде.

Тоткынның үлеме рәсми расланмады, тәртип саклау оешмалары үтерү белән бәйле роликны тикшерде, әмма аның нәтиҗәләре хәбәр ителмәде.

Берничә көн элек "Русь сидящая" фонды җитәкчесе саклану министрлыгының ил тоткыннарын Украинадагы сугышка җыя башлавын хәбәр итте. Әлеге чаралар барышында саклану министрлыгы "Без – "Вагнер" түгел, бездә мәхкәмәсез җәзалап үтерүләр юк", дип искәртә. "Тоткыннар өчен бу мөһим, чөнки мондый җәзалау күпләрне куркыткан", ди хокук яклаучы.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте" – Русиянең рәсми булмаган хәрби бүлекчәсе. Ул хәрби оешмалар балансында да, юридик затлар реестрында да тормый, әмма журналист тикшерүләре мәгълүматларына күрә, аның сугышчылары Сүриядәге хәрби чараларда һәм Украинаның көнчыгышындагы низагта катнашкан. Шулай ук аларның берничә Африка илендә дә эшләве хәбәр ителгән иде. "Вагнер"га ялланган сугышчыларны күпсанлы сугыш җинаятьләре кылуда шикләнәләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG