Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Украинадан китерелгән бер кешегә көненә 1328 сум тота 


Былтыр җәйдән бирле әлеге сумма үзгәрмәгән. Июльдә Украинадан китерелүчеләрне кабул иткән өчен Русиянең резерв фондыннан Татарстанга 35,1 миллион сум бүлеп бирәчәге хәбәр ителгән иде.

Украинадан, фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"ннан, аннексияләнгән Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән Татарстанга китерелгән бер кешене вакытлы яшәтү пунктына урнаштыру, аны ашату чыгымнары – көнгә 1328 сумны тәшкил итә. Бу - республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган фәрманга төзәтмәләрдә язылган.

Сугыш барган урыннардан китерелүчеләрне яшәтү һәм ашату чыгымнарын каплау турындагы документ быел 21 гыйварда кабул ителгән, әмма әлегә хокукый мәгълүмат порталында чыкмаган, дип яза "Коммерсантъ".

Кешеләрне яшәтүгә – 913 сумга кадәр, ашатуга - 415 сумга кадәр акча бүленә. Аны Русия бюджетыннан, Украина ватандашларын вакытлыча урнаштыру пунктлары ясаган оешмаларга түлиләр.

Документта әйтелгәнчә, Татарстанда мондый 11 пункт бар. Казанда – "Второй дом" кунакханәсе, "КВАРТ" кунакханә-торак комплексы, "Ливадия - Татарстан" шифаханәсе, "Экспресс" һостелы һәм "Стрела" отеле. Казан федераль университетының Алабугадагы филиалының тулай торагында, Яшел Үзәннең "Васильевский" шифаханәсендә, Лаешның "Санта" һәм "Санта Регина" шифаханәләрендә, Чаллының – КамАЗ кунакханәсендә һәм "Жемчужина" шифаханәсендә дә Украинадан китерелүчеләрне урнаштыралар.

Былтыр июльдә Украинадан китерелүчеләрне кабул иткән өчен Русиянең резерв фондыннан Татарстанга 35,1 миллион сум бүлеп бирәчәге хәбәр ителгән иде. Бөтен төбәкләргә барлыгы 1,28 миллиард сум бирелүе әйтелде. Мәскәү төбәкләрнең чыгымнарын бер кеше өчен көненә 1328 сум буларак каплаячак диелгән иде.

Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы аркасында фетнәчел Донецки һәм Луһански төбәкләрендә, шул исәптән Херсонда киеренкелек артты, кешеләр башка илләрдә, шул исәптән Русиядә дә сыену эзләргә мәҗбүр калды.

2 апрельгә каршы төндә Татарстанга Донбасстан 502 кеше китерелгән иде. Аларны Казанда "Санта" һәм "Васильевский" шифаханәләренә, Чаллыда исә "Жемчужина" шифаханәсенә һәм "КАМАЗжилбыт" тулай-торагына урнаштырулары хәбәр ителде. Соңрак тагын 486 кеше китерелде.

Украина ягы Мариуполь кешеләрен Казанга Русия мәҗбүриләп алып китте дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG