Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һава ширкәтләре Көнбатыш очкычларын сирәгрәк төзәтергә рөхсәт итүләрен сорый 


Архив фотосы
Архив фотосы

Чикләүләр аркасында очкычларны төзәтү эшләре дә озакка сузыла башлаган. Әйтик, Airbus A320 двигательләренә ягулык бирү белән идарә итү блогын (HMU) элек 20 көндә төзәткән булсалар, хәзер моңа 120 көн кирәк.

"Аэрофлот" һәм Русиянең башка һава ширкәтләре Көнбатыш очкычларына сирәгрәк хезмәт күрсәтергә рөхсәт бирүләрен сорый, дип яза "Известия". Бу Boeing һәм Airbus-ларны куллануны дәвам итү өчен кирәк, чөнки әлеге очкычларның компонентларын төзәтү вакыты берничә тапкырга озаграк була башлады, диелә.

Һава ширкәтләре Росавиациягә һәм Ространснадзорга үз тәкъдимнәрен җибәргән, бу хакта "Аэрофлот"ның техник мөдире киңәшчесе Марат Терещенко хәбәр иткән.

Җитәкче искәртүенчә, төзәтү вакытын гел түгел, бер тапкыр гына кичектерү турында сүз бара. Шул ук вакытта, техник хезмәт күрсәтү кичектерелсә, моның йогынтысы булмаячагына дәлилләр дә китерелергә тиеш булачак.

Терещенко очкыч өлешләрен төзекләндерүгә кирәкле җиһазлар һәм технологияләрне алу белән бәйле проблемнар кала бирә, дигән. Аның әйтүенчә, очкыч өлешләрен төзәтү вакыты да озайган.

Мәсәлән, моңа кадәр Airbus A320 двигательләренә ягулык бирү белән идарә итү блогын (HMU) 20 көндә төзәтеп булса, хәзер моңа 120 көн кирәк.

Проблемны хәл итү өчен һава ширкәтләренең төрле юллар сайлавы әйтелә: кемдер Кытай һәм Иранда төзәтү оешмалары эзли, икенчеләре исә, элеккеләрен төзәтәсе урынга яңа компонентлар сатып ала диелә.

Былтыр 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Йөзләгән очкычка легаль сервис хезмәте күрсәтелми. Алмаш өлешләр җитмәү сәбәпле, һава ширкәтләре кайбер очкычларын сүтеп, шундагы детальләрне кулланырга мәҗбүр.

Американ белгече, AeroDynamic Advisory консалтинг ширкәтенең идарәче мөдире Ричард Әбулафиа 2022 елның мартында ук: "Русия тиздән мәзәк хәлдә калачак: үсеш алган, географик яктан дөньяда иң зур илдә һавадан юлчы ташуның индустриясе булмаячак. Русия оча алмаячак" дигән иде. Әбулафиа фаразынча, Русия һава ширкәтләре күпмедер вакыт "каннибализм"да – очкычларның бер өлешен алмаш детальләргә куллану режимында яшәп тора ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG