Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор “Окулус” системын эшләтеп җибәрде, ул интернетта тыелган фото-видеоларны эзләячәк 


Архив фотосы
Архив фотосы

Системның “экстремистик” материалларны, “рөхсәтсез чаралар үткәрергә, кул салырга чакырган, наркотикларны хуплаган һәм ЛГБТны пропагандалаучы” материалларны ачыклавы әйтелә. 

Быел гыйнварда Роскомнадзор интернеттагы тыелган материалларны автомат рәвештә эзләп таба торган "Окулус" системын куллана башлаган. Бу хакта "Ведомости"га оешманың контроль-күзәтү эшчәнлеге алып бара торган бүлекчәсе – Баш радиоешлык үзәге ("ГРЧЦ") вәкиле сөйләгән.

Аның әйтүенчә, декабрьдә системны тикшереп караганнар, ә хәзер ул эшләтеп җибәрелгән һәм "фотоларда, видеоматериалларда канун бозуларны ачыклый".
ГРЧЦ вәкиле сөйләвенчә, "Окулус" системы "экстремистик" материалларны, "рөхсәтсез чаралар үткәрергә, кул салырга чакырган, наркотикларны хуплаган һәм ЛГБТны пропагандалаучы" материалларны ачыклый.

Элегрәк бу эшне операторлар кулдан эшләгән, алар көненә уртача 106 рәсем һәм 101 видео анализлаган. "Окулус" исә тәүлегенә 200 меңнән артык рәсемне анализлый алачак диелә.

Басма әңгәмәдәше әйтүенчә, 2025 елга кадәр системга өстәмәләр кертәчәкләр һәм алар башка төрле канун бозуларны, шулай ук кешеләрнең гамәлләрен, позаларын ачыклый алачак диелә.

"Окулус" системы турында 2021 елның сентябрендә билгеле булган иде, ул чакта аны эшләп бирүгә 15 миллион сум түләячәкләре турындагы мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар порталында чыкты.

Былтыр августта "Коммерсантъ" Роскомнандзорның бу системны ясап бирүчене (Execution RDS ширкәтен) табуын хәбәр итте һәм моңа 57,7 миллион сум бүлеп бирде.

Күптән түгел Баш радиоешлык үзәгенең ("ГРЧЦ") кимендә 804 исемнән торган исемлек булдыруы хәбәр ителде. Оешма бу кешеләрне "ят агентлар" исемлегенә кертү өчен 2020 елдан 2022 елга кадәр мәгълүмат җыйган диелә.

Баш радиоешлык үзәге әллә ни билгеле оешма түгел, әмма ул дәүләткә русияләрне интернетта күзәтеп торуда мөһим роль уйный.

Әйтик, ГРЧЦ бәйсез медиаларны томаларга булыша, булачак "ят агент"лар өстеннән әләк яза, "Яндекс"та сугыш турында соралган мәгълүматларны цензура аша үткәрә, Владимир Путинның сәламәтлеге турында, протест чаралары, гаскәр турында "фейклар" белән бәйле хәбәрләр эзли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG