Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутатлары балалар бакчаларында туган тел укытучыларына пенсиягә алдан чыгу мөмкинлеген сорап Мишустинга язмакчы


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Депутат Рыбакова сүзләренчә, Мамадыш районының балалар бакчасында эшләүче татар теле укытучылары пенсиягә алдан чыга алмаган.

Татарстан Дәүләт шурасы белем бирү оешмаларында эшләүче аерым хезмәткәрләргә пенсиягә алдан чыгу мөмкинлеген бирүне сорап Русия премьер-министры Михаил Мишустинга мөрәҗәгать юллаячак. Бу хакта 15 февральдә парламентның мәгариф, мәдәният, тел һәм милли мәсьәләләр комитетында әйтелде.

Депутатлар Русия хөкүмәтенең пенсиягә алдан чыгучы вазифалар һәм оешмалар исемлегенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Алар бу уку елыннан мәктәп мөдирләренең тәрбия эшләре киңәшчесе вазифасы барлыкка килүен, ләкин бу һөнәр ияләренә мондый мөмкинлек каралмавын искәртә.

Бу Татарстандагы 1 509 кешегә кагыла диелә.

Шундый ук проблем балалар бакчаларында урыс телен, туган тел һәм чит тел өйрәтүче тәрбиячеләренә дә кагыла.

Әлеге мәсьәлә белән Татарстан депутаты Людмила Рыбаковага Мамадыш районыннан тәрбиячеләр мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренчә, балалар бакчасында эшләүче татар теле укытучыларына пенсиягә алдан чыгу өчен ташламалы эш стажы вакытын исәпкә алмаганнар.

Депутатлар әлеге тәкъдимне хуплады. Русия хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгать Дәүләт шурасының киләсе утырышында юлланачак.

2017 елда Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң, Татарстан мәктәпләрендә генә түгел, балалар бакчаларында да татар телен мотлак укыту туктатылды.

Моңа кадәр Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Миңзәлия Закирова республикадагы балалар бакчаларына йөрүче 100 меңнән артык баланың 56 проценты туган телендә белем ала дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG