Accessibility links

Дума Европа шурасы халыкара килешүләренең Русиягә йогынтысын бетерү турында канун кабул итте 


Владимир Путин
Владимир Путин

Канун өлгесен гыйнварда Русия президенты Владимир Путин керткән иде. 

Бүген, 16 февральдә, Русия думасы Европа шурасының халыкара килешүләрен Русиягә йогынты ясаудан туктату турында канунны кабул итте. Сүз Европа шурасы низамнамәсе һәм оешма кысаларында кабул ителгән 20 халыкара килешү турында бара.

Коммерсантъ язуынча, депутатлар канунны бертавыштан хуплаган.

Канун өлгесен гыйнварда Русия президенты Владимир Путин керткән иде.

Аңа ярашлы, Русия Европа шурасында әгъза булудан туктаганга күрә, 21 халыкара килешүне узган елның 16 мартыннан башлап көчен югалткан дип санарга тәкъдим ителә. Алар арасында Кеше хокукларын һәм төп ирекләрне яклау турындагы конвенция, Террорчылыкны тыю турындагы Европа конвенциясе, Европа җирле үзидарә хартиясе, социаль хартия бар.

  • Русия Европа шурасына 1996 елда кергән иде, ул аның 39нчы әгъзасы булды.
  • Украинага һөҗүм иткәне өчен, 16 мартта Русия Европа Шурасыннан чыгарылды. Мәскәү шуңа җавап итеп Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе чыгарган карарларны үтәмәскә булды.
  • Быел 9 гыйнварда Русия президенты Владимир Путин думага Русиянең коррупция өчен җинаять җаваплылыгы турындагы Европа шурасының конвенциясен үтәүдән баш тартуы турында канун өлгесе кертте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG