Accessibility links

Кайнар хәбәр

Виктория Нуландның Кырымдагы хәрби объектларга һөҗүм белән бәйле сүзләренә Русия үз җавабын бирде  


Виктория Нуланд
Виктория Нуланд

Нуланд Украинаның кырымдагы хәрби объектларга һөҗүмен АКШ хуплый дигән иде. “Кырым коралсызландырылмый торып, Украина беркайчан да иминлектә булмаячак”, диде ул. 

Кичә, 16 февральдә Карнеги фондының онлайн-бәхәсе вакытында АКШ дәүләт сәркатибе урынбасары Виктория Нуланд АКШ Кырымны Украина җире дип саный, Русия аны зур хәрби базага әйләндерде, дип белдерде.

Ул украиннарның аннексияләнгән Кырым ярымутравындагы хәрби объектларга һөҗүменә АКШ каршы килми диде. "Бу – канунлы һәдәфләр. Украина аларга һөҗүм итә, һәм без моны хуплыйбыз. Кырым коралсызландырылмый торып, Украина беркайчан да иминлектә булмаячак", диде ул.

Нуландның әлеге белдерүенә Русия тышкы эшләр министрлыгында җавап бирделәр. "16 февральдә дәүләт департаментының югары дәрәҗәле вәкиле Украина кораллы көчләренең Кырымга һөҗүмен хуплавы турында белдерде. Бу – низагка Кушма штатларның да катнашы барлыгына ачык дәлил булып тора. Киев җинаятьчеләрен Кырымга һөҗүм итәргә котырту – аларны Мәскәүгә яки Владивостокка һөҗүм итәргә этәрү белән бер. Вашингтонның бу карашын Кушма Штатларның безнең илгә сугышчан кәефтә булуын яшермичә күрсәтүе дип бәялибез", дип белдерде Русия тышкы эшләр министрлыгының матбугат хезмәте үзенең Telegram-каналында.

Узган ел 24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.

Киев үз җирләрен, шул исәптән 2014 елда аннексияләнгән Кырымны да тулысынча азат итми торып, Русия белән сугышны туктату турындагы сөйләшүләргә бармаячагын әйтә.

Мәскәү исә бу сөйләшүләргә әзер булуын белдерә, әмма Украина Кырымны, Херсон, Запорожье, Донецки һәм Луһански төбәкләрен югалтуын танырга тиеш дип шарт куя.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG