Accessibility links

Кайнар хәбәр

2022 елда Татарстанда импорт күләме 20 процентка кимегән


Мидхәт Шаһиәхмәтов
Мидхәт Шаһиәхмәтов

Бу сәнәгать оешмаларында чит ил җиһазлары эшләүдән туктау куркынычы тудыра.

Узган ел Татарстанда импорт күләме 20 процентка кимегән. Бу хакта бүген Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов министрлыкның еллык киңәшмәсендә белдерде.

Аның сүзләренчә, сумма нисбәтеннән импорт 39 процентка кимегән һәм 227,4 млрд сум тәшкил иткән. Аеруча, транспорт чараларына алмаш детальләр җитмәгән, катализатор, энергия генераторлары, арматура, подшипник, мотор сатып алу кимегән.

Шул ук вакытта нефтькә бәя югары тору сәбәпле, Татарстанның чит илләргә сату 29,3 процентка арткан. Республика барлыгы 15,6 млрд долларга тауар сата алган.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикада чит илдән кергән технологияләр, экспортка караганда, 6 тапкырга күбрәк.

"Республикада импорт технологияләре, экспортка караганда, 6 тапкырга күбрәк. Шул ук вакытта илдә иң көчле фәнни мәктәп бездә эшли. Уйлап чыгарылган эшләнмәләр рейтингында Русия югары уку йортлары арасында безнең позиция начарайды. Бу КАИ, КХТИ, КЭУ-на кагыла. Нәтиҗәдә, соңгы 10 елда патентлар 17 процентка кимеде", дип белдерде ул.

Шул сәбәпле, Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республика сәнәгате кыенлыклар белән эшләвен әйтте. Аерым алганда, җитештерү өчен алмаш детальләр һәм чимал җитми, оешмаларда чит ил җиһазлары эшләүдән туктау куркынычы алдында тора, логистикага чыгымнар арта һәм, нәтиҗәдә, тауарларның көндәшлеккә сәләтле булуы кими.

  • 2022 елның февралендә Русия Украинага һөҗүм итте. Моңа җавап итеп, АКШ һәм Европа даими рәвештә санкцияләр кертә, алар Русия оешмалары белән хезмәттәшлек итүне чикли яки тулысынча тыя.
  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң 1200дән артык оешма Русиядә эшчәнлеген туктатты, аларның 372се илдән тулысынча китте.
  • Май башында сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "параллель импорт" ярдәмендә Русиягә кертергә мөмкин булган тауарлар һәм брендлар исемлеген чыгарды, бу исемлеккә төзәтмәләр даими кертелеп тора.
  • Гайдар институты үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә күрә, чикләүләр аркасында Русия оешмаларының 67 проценты Кытай җиһазларына күчкән. Русиянең үзендә җитештерелгән җиһазларны оешмаларның 39 проценты гына куллана диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG