Роскомнадзор "Татарстан" журналына һәм аны оештыручы "Татмедиа" дәүләт холдингына гыйнвар саны тышлыгы өчен кисәтү ясаган, дип яза InKazan.
Рәссам Әлфрид Шәймәрдәнов ясаган тышлыкта чиркәү сурәтендә кара песи, мәчет сурәтендә ак песи ясалган иде һәм "Карадан — акка, искедән — яңага, үткәннән — киләчәккә" дигән сүзләр язылган иде. Роскомнадзор бу тышлык "милләтара һәм динара нәфрәт" уята дип тапкан.
Гыйнвар аенда "Сорок сороков" православ хәрәкәте активистлары "Татарстан" журналы редакциясен гыйнвар саны тышлыгы өчен нәфрәт таратуда гаепләгән иде.
Журналның баш мөхәррире Татьяна Вафина моңа җавап итеп, "шундый ук надан әләкчеләр һәм әләк язучылар аркасында" 102 яшьлек "Татарстан" журналының "1937 елда бер-бер артлы берничә мөхәррирен атып үтергәннәр", дип язды. Шулай ук Вафина "үзеңнекеләрне манчыгач" җиңелрәк булып киттеме, дип тә сорады.
Журналның бу саны сатудан алынды.
- "Татарстан" журналы – төбәкнең иҗтимагый-сәяси басмасы, ул 1920 елдан чыга. Республиканың дәүләт карамагындагы "Татмедиа" ширкәтенә керә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!