Accessibility links

Кайнар хәбәр

Флоридада 2023 елның беренче сабантуе узды

2023 елның беренче сабантуе 18 февральдә АКШның Флорида штатында узды. Бәйрәмгә башка штатлардан да татар-башкортлар күпләп җыелган иде. Аларның кайберләре машинада 15 сәгать юл үтеп килгән.

"Быел халык аеруча күп җыелган", диде ел саен Сабан туенда катнашучы Лилия Галиева. Татарстан һәм Башкортстаннан тыш, Пенза, Оренбур, Чиләбедән килеп урнашкан татар-башкортлар да шактый булды. Милли киемнән килгән кызларның күп булуы күзгә ташланды.

Быелгы Сабантуйга балалар "Дуслар йорты" дигән кыска гына спектакль әзерләгән иде. Бәйрәм кунакларына башта шул тамаша тәкъдим ителде.

Шуннан бәйрәм капчык киеп йөгерү, аркан тарту, кашыкка йомырка куеп йөгерү яр һәм башка ярышлар белән дәвам итте. Анда балалар да, өлкәннәр дә бик теләп катнашты. Бәйрәмгә күпләр милли ризыклар пешереп килгән иде. Халык өчпочмак, кыстыбый, кош теле, гөбәдия, бәлешләр белән сыйланды, концерт карады, аралашты. Балалар аланда туп типте, уеннар уйнады.

Күпләр Сабантуйда яңа элемтәләр булдырды. Бер штатта яшәп тә Сабантуйда гына бер-берсе белән танышкан татар-башкортлар ешрак күрешү турында килеште.


XS
SM
MD
LG