Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный 1991 елдагы чикләрне кайтарырга һәм Киевка компенсация түләргә чакырды


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Навальный бәяләвенчә, Русия бу сугышта хәрби җиңелү кичерә.

Русия оппозиционеры Алексей Навальный сайтында һәм социаль челтәрләрдә Русия гаскәрләренең Украинага һөҗүм итүенә бер ел тулу уңаеннан 15 пункттан торган текст дөнья күрде. Бу - Навальныйның сәяси платформасының кыскача сөземтәсе диелә.

Текстта Навальный беренче тапкыр аннексияләнгән Кырымны Украинага кире кайтарырга, шулай ук Киевка компенсация түләргә һәм Русиянең Украинада кылынган хәрби җинаятьләрен тикшерергә чакыра.

Ул шулай ук Русиянең европа үсеш юлынан баруын һәм парламент ролен көчәйтү өчен яңа конституция кабул итүне хуплый.

Навальный язуынча, президент Путин "мәгънәсез сәбәпләр белән Украинага каршы гаделсез агрессив сугыш башлаган". Оппозиционер фикеренчә, Путин Русия халкының күпчелегенең хуплавын казана алмаган: "бу сугышка барырга җеләгән ихтыярилар юк диярлек, шуңа күрә Путин армиясе тоткыннарга һәм мәҗбүри мобилизацияләнгәннәргә таяна". Навальный бәяләвенчә, "Русия хәрби җиңелү кичерә".

Навальный Украина белән Русия чикләрен 1991 елдагы хәлгә кайтарырга тәкъдим итә, бу Кырымны һәм аннексияләнгән башка территорияләрне Украинага кайтаруны аңлата. Шулай ук, Навальный фикеренчә, "Украина, АКШ, Европа берлеге һәм Британия белән берлектә Украинага китерелгән зыянны компенсацияләүнең кулай юлларын эзләргә кирәк". Аерым алганда, Навальный нефть һәм газ экспортыннан килгән табышның бер өлешен шуңа җибәрергә тәкъдим итә.

Навальный Русия халкын "империячел" дип тамгалау белән килешми һәм империячел фикер йөртүчеләрне ирекле сайлауларда җиңәргә мөмкин дип саный. Реформаларны ул "гадел сайлаулар, бәйсез мәхкәмә, федерализм, җирле үзидарә, икътисади ирек һәм социаль гаделлек аша хакимият алмашынуга нигезләнгән парламент республикасын төзүдә" күрә. Навальный фикеренчә, Русия "Европаның бер өлеше булырга һәм Европа үсеш юлыннан барырга тиеш. Безнең башка юл юк, һәм кирәкми дә".

Навальный озак вакыт үзен милләтче-демократ итеп күрсәтте, аерым алганда, Үзәк Азия илләре белән виза режимы кертергә чакырды яисә 2008 елда Русия -Грузия низагында Грузияне гаепләде.

  • 2014 елда Кырым аннексиясен гаепләп чыкты, әмма Кырымны Украинага кайтаруга чакырудан баш тартты. 2014 елда "Эхо Москвы"га биргән интервьюда Навальный, Кырым якын киләчәктә Украинага кайтмаячак, ярымутрау - ул бутерброд түгел, аны тегендә-монда тапшырып булмый, диде. Шулай итеп, бүгенге текст аның бу мәсьәләдә фикере үзгәрүен күрсәтә.
  • Русиянең Украинага бәреп керүенә кадәр рәсми Киев Кырымны тыныч юл белән кайтару өчен көрәшәчәген белдереп килде, әмма хәзер аның позициясе үзгәрде. Киев бу сугыш нәтиҗәсендә Русия Украинаның барлык территориясеннән китәргә тиеш дип таләп итә.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

XS
SM
MD
LG