Accessibility links

Русия бер елда нибары 12 чит ил ватандашына “качак” статусы биргән. Бу иң түбән күрсәткеч


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

“Статистика чит ил ватандашларының Русия паспорты алу белән кызыксынуы кимүен күрсәтә, гәрчә аны алуга таләпләр гадиләштерелсә дә. Моңарчы Русиядә беркайчан да хакимиятләр “качак” дип таныган кешеләр саны бу кадәр аз булмады", диелә “Гражданское содействие” хисабында.

Русиядә 2022 елда нибары 12 чит ил ватандашы гына "качак" статусы алган, ә мондый статуска ия кешеләрнең гомуми саны моңарчы булмаганча иң түбән дәрәҗәдә – 277 генә. Эчке эшләр министрлыгының миграция статистикасын "Гражданское содействие" анализлаган.

"Статистика чит ил ватандашларының Русия паспорты алу белән кызыксынуы кимүен күрсәтә, гәрчә аны алуга таләпләр гадиләштерелсә дә. Моның сәбәпләре Русиянең "яңа" ватандашлары өчен куркынычлар шактый артуы белән бәйле булырга мөмкин", диелә хисапта.

Эчке эшләр министрлыгы статистикасыннан күренгәнчә, 2022 елның 31 декабрендә 277 кеше генә Русиядә "качак" статусына ия булган, бу исә узган ел белән чагыштырганда 54 кешегә, чирек белән чагыштырганда (2022 елның 30 сентябренә 294 кеше булган) 17 кешегә азрак.

2022 елда Русия хакимиятләре бары тик 12 кешене генә качак дип таныган.

Бер елда 12 кешегә генә качак" статусы бирелү дә, ел ахырына кадәр бу статуска 277 кешенең генә ия булуы да Русия тарихындагы иң түбән күрсәткечләр булып тора диелә.

"Моңарчы Русиядә беркайчан да хакимиятләр "качак" дип таныган кешеләр саны бу кадәр аз булмады", дип яза "Гражданское содействие".

Моннан тыш, хисапка ярашлы, 2022 елда Русия эчке эшләр министрлыгы Русия ватандашлыгын аннан алдагы ел белән чагыштырганда алты процентка кимрәк биргән, бу – 691 045 кеше. Шул ук вакытта 2021 ел белән чагыштырганда алар арасында украиналар саны 20 процентка кимрәк (303 786) диелә.

  • "Гражданское содействие" качаклар белән бәйле хисабын былтыр сентябрьдә дә чыгарган иде. Аерым алганда, анда әйтелгәнчә, 2022 елның июнь ае ахырына Русиядә 300 кешенең качак статусы булган, аларның яртысыннан артыгы - Әфганстан ватандашлары булган.
  • Гыйнвардан башлап сентябрьгә кадәр исә бу статусны өч кешегә биргәннәр, икесенең Украина ватандашы түгеллеге төгәл билгеле диелә. Шул ук вакытта июльдә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ел башыннан Русиягә Украинадан 1,8 миллион качак килде дип ышандырган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG