Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Алинә Кабаеваның әнисенә чикләүләр кертте


Алинә Кабаева. Архив фотосы
Алинә Кабаева. Архив фотосы

Чикләүләр Русиянең барлыгы 92 кешесенә һәм ширкәтенә каршы кертелгән. 

Бүген, 24 февральдә Британия Русиянең 92 кешесен һәм ширкәтен чикләүләр исемлегенә кертте.

Аерым алганда, чикләүләр Олимпия чемпионы Алинә Кабаеваның әнисенә каршы кертелгән, Кабаеваны күпсанлы тикшеренүләргә нигезләнеп, Русия президенты Владимир Путин балаларының анасы дип атыйлар.

Моннан тыш, Британиянең 24 февральдәге чикләүләр исемлегенә Путинның элекке сакчысы, Тула өлкәсе башлыгы Алексей Дюмин, Русия хөкүмәтенең элекке башлыгы Виктор Зубков ( хәзер ул "Газпром"ның мөдирләр шурасын җитәкли), вице-премьер Александр Новак, Дигитал үсеш министры Максут Шадаев, Путинның элекке танышы, "Төньяк агым - 2" операторы баш мөдире Маттиас Варнигка кертелгән.

Шулай ук аерым алганда "Санкт-Петербург", "Уралсиб", "Банк Зенит" һәм "МТС-Банк"ка санкцияләр керткәннәр, Русиягә хәрби җитештерүдә кулланыла алырдай электрон компонентлар, очкыч детальләре һәм радиоэлектроника кертүне тыйганнар.

  • Бүген, 24 февральдә, сугыш башлануга бер ел уңаеннан АКШ та үз чикләүләрен игълан итер дип көтелә.
  • Европа берлеге дә бүгенгә унынчы чикләүләр җыелмасын килештерергә тиеш иде, әмма бу хактагы сөйләшүләр уңышсыз тәмамланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG