Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" яшьләре Казанда Ходжалы фаҗигасен искә алды


Пикетта катнашучы
Пикетта катнашучы

1992 елда Әрмәнстанның хәрби көчләре Ходжалы шәһәренә һөҗүм ясады. Күпләгән азәрбайҗан һәлак булды.

26 февральдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге Казанда Азәрбайҗандагы Ходжалы фаҗигасен искә алып, ялгыз пикет уздырды.

"Азатлык" яшьләре 12 ел дәвамында бу көнне искә ала. Хәзер инде ул ялгыз пикет рәвешендә генә уза, чөнки күп кеше катнашындагы башка чаралар рөхсәт ителми.

Әлеге фаҗигане искә алып, без Азәрбайҗан халкына теләктәшлек күрсәтәбез. Алар безнең кан кардәшләребез. Шуңа аларның кайгысы безнең дә кайгы.

Бар төрки дөнья бер-берсенә теләктәшлек күрсәтеп яши. Азәрбайҗан кайгысы бөтен төрки халыкларның фаҗигасе. Татарларга кирәк булганда алар да безнең проблемнарга игътибар итәр дип ышанабыз. Бу чараны уздыру максатының берсе шул. Азәрбайҗан һәм Татарстан арасында элемтәләр тагын да ныгысын иде", диде берлек рәисе Наил Нәбиуллин.

  • "Азатлык" татар яшьләре берлеге – татар яшьләренең бәйсез, иҗтимагый-сәяси милли хәрәкәте. 90нчы елда Татарстан суверенлыгын, татарларның, төрки халыкларның хокукларын яклады. Оешманың хәзерге рәисе Наил Нәбиуллин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG