Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар дәүләт опера һәм балет театрының түбәсе начар хәлдә: анда тишекләр һәм су агып кергән эзләр табылган


Татар опера һәм балет театры. Архив фотосы
Татар опера һәм балет театры. Архив фотосы

Аны сипләүгә республика бюджетыннан 117 миллионлап сум акча бүленгән.

Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры түбәсе авария хәлендә. Аны сипләүгә республика бюджетыннан 117 миллионлап сум акча бүленгән. Бу хактагы мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар сайтында чыккан.

Казанның Ирек мәйданында урнашкан театр бинасы төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора. Ул 1937 елда төзелгән, ә соңгы тапкыр капиталь төзекләндерүне 2018-2020 елларда үткәргәннәр.

Узган җәйдә "Татинвестгражданпроект" театр түбәсенең нинди хәлдә булуын тикшергән һәм аны чикләнгән рәвештә эшкә яраклы дип бәяләгән, ягъни кимчелекләр бар, әмма кинәт җимерелү куркынычы юк һәм күзәтеп торганда, түбә хезмәт итүен дәвам итә ала.

Шулай да түбәгә ябылган катлам авария хәлендә булып чыккан: тикшеренүләр барышында тишекләр һәм үтәли ярыклар, тутыклар, түшәмдә су агып керүдән калган күпсанлы эзләр ачыкланган.

Түбәдә капиталь төзекләндерү эшләре 800 дүрткел метр мәйданда таләп ителә, эшләрне бу елның 1 декабренә кадәр тәмамлау шарты куелган. Заказны "Главинвестстрой" ширкәте биргән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG