Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Уфаның "Мәдинә" мәчете идән астында балаларны ябып тотканнар һәм кыйнаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәчет җитәкчелеге дә, Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте дә бу хәлләргә катнашы булуын кире кага. Мөфти Айнур Биргалин әйтүенчә, балалар тотылган бина шәхси милек булып санала, ул анда балалар ябылып тотылуын белмәде дигән.

Уфаның Инорс торак районындагы "Мәдинә" мәчете идән астында бер ир мәдрәсә ачкан, анда балигъ булмаган балаларны ябып тоткан һәм тәннәре күгәргәнче кыйнаган. Биредәге шәхси мәктәптә 12 бала укыган булган, дип хәбәр итте Mash-Batash Telegram-каналы.

Укучыларның шундый вәхши шартларда тотылуы турында идән астыннан качып киткән бер бала аша билгеле булган – ул вокзалга барып эләккән һәм бөтен хәлләрне полициягә сөйләгән. Канал язуынча, мәчеткә шундук куәт оешмалары вәкилләре килгән, балалар коточкыч шартларда тотылуын ачыклаган: алар матрасларда йоклаган. Дүрт бала кыйналуларын раслаган, тагын дүртесе тәннәрендә күгәрек эзләре булуга карамастан, моны танымаган диелә.

Mkset-ның куәт оешмаларындагы чыганагы чынлап та бу хәл булырга мөмкин дип раслаган. Башкортстан тикшерү комитетында исә басма хәбәрчесенә булган хәлләргә ачыклык кертелә дигәннәр.

Мәчет җитәкчелеге дә, Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте дә бу хәлләргә катнашы булуын кире кага. Мөфти Айнур Биргалин әйтүенчә, балалар тотылган бина шәхси милек булып санала, ул анда балалар ябылып тотылуын белмәдем дип әйткән.

Шул ук вакытта Mash-Batash Уфа мәдрәсәсе укытучысын сак астына алдылар дип хәбәр итте. Балигъ булмаучыларны җәфалау турында җинаять эше ачылган диелә. Канал балаларга кул күтәрүдә шикләнелүче ирнең шәхесе турында да хәбәр итте.

28 яшьлек Азизмурод Таҗикстаннан күчеп килеп, мәчет астындагы хосусый мәктәптә укыта башлаган, аның карамагында 12 бала булган, шуларның бишесен ул 2023 ел башыннан кыйнаган диелә. Бу хәлдән соң балаларны ятимнәр йортларына җибәргәннәр.

Mkset басмасына бу балаларның әти-әнисе бармы, алар ни өчен ятимнәр йортына җибәрелде дигән сорауга республиканың хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында җавап бирмәгәннәр һәм эчке эшләр министрлыгыннан сорарга кушканнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG