Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан кешесенә"террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә 200 мең сум штраф салганнар


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

53 яшендәге иргә бу җәзаны интернетта калдырган фикерләре өчен бирделәр.

Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе Башкортстанның Миякә районы Әнәс авылында туган 53 яшьлек Җәлил Садыйковны "интернет кулланып, террорчылыкны аклау"да (Җинаять кодексының 205.2 маддәсе, 2нче өлеше) гаепле дип тапкан.

Бу хакта Башкортстан ФСБсына сылтама белән Коммерсантъ хәбәр итә. Иргә 200 мең сум штраф салганнар.

Куәт оешмалары вәкилләре ачыклавынча, 2020 елда Җәлил Садыйков "ВКонтакте"дагы төркемдә фикер калдырган, анда ул Чечня республикасында 2000 елда Шамил Басаев һәм Әмир Хәттаб җитәкчелек иткән "канунсыз кораллы төркемнәрнең һәм банда әгъзаларының җинаятьчел гамәлләрен" аклаган.

Мәхкәмә утырышында ир гаебен тулысынча таныган диелә хәбәрдә.

  • 2000 елның 29 февралендә Чечняда Улус-Керт авылы янында Басаев һәм Хәттаб отряды 76нчы Псков дивизиясе десантчыларына һөҗүм итә. Нәтиҗәдә, 84 хәрбинең гомере өзелә, 4 кеше яралана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG