Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасына сугышта катнашучыларны "кимсеткән" өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү турында төзәтмәләр кертелгән


Русия думасы. Мәскәү
Русия думасы. Мәскәү

Төзәтмәләр кергән канун өлгесенең икенче укылышы 2 мартта, өченчесе – 14 мартта булачак.

Русия думасына Украинага каршы сугышта катнашучыларны, шул исәптән ихтыри батальон хәрбиләрен һәм гаскәргә "булыша торган" оешмаларның вәкилләрен "дискредитацияләгән" өчен җаваплылык турында төзәтмәләр кертелгән, моның өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Бу хакта Дума рәисе Вячеслав Володин белдерде.

"Русиягә йөкләнгән бурычларны үтәүгә булыша торган" хәрбиләрне, ихтыяри батальоннарны, оешмаларны һәм затларны "дискредитацияләүче" теләсә нинди ялган мәгълүматлар тарату һәм гамәлләр кылуга юл куелмаячак, дигән ул.

Мондый гамәлләр кылучыларга биш миллион сумга кадәр штраф, биш елга кадәр төзәтү эшләре яки мәҗбүри эшләр, шулай ук 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Володин әйтүенчә, төзәтмәләр кергән канун өлгесенең икенче укылышы 2 мартта, өченчесе – 14 мартта булачак.

Гыйнварда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен оештыручы Евгений Пригожин "ихтыяриларны дискредитацияләү белән шөгыльләнүче аерым медиалар, блогерлар һәм Telegram-каналлар бар", дип белдерде һәм моны кырыс рәвештә туктатырга чакырды.

Шуннан соң Володин саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполовка, иминлек һәм коррупция белән көрәш башлыгы Василий Пискаревка "ашыгыч рәвештә" җинаять кодексына сугышта катнашучыларны "кимсеткән"өчен җаваплылык кертү мөмкинлеген өйрәнергә кушты.

  • Былтыр 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • Хәзерге кануннарга ярашлы, гаскәрне дискредитацияләү маддәсе нигезендә 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Кабат дискредитацияләгән өчен җинаять эше ачарга һәм биш елга кадәр колониягә җибәрергә мөмкиннәр.
  • Русия хакимиятләре илнең саклану министрлыгы фаразларыннан аермалы булган теләсә нинди мәгълүматны "фейк" дип атый. Бу маддә нигезендә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG