Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада Русия ягында сугышкан ким дигәндә 1365 солдат югалган


Русия хәрбиенең Киев өлкәсендәге Дмитровка авылында, юлда табылган киеме. Апрель, 2022
Русия хәрбиенең Киев өлкәсендәге Дмитровка авылында, юлда табылган киеме. Апрель, 2022

"Новая газета Европа" искәртүенчә, гыйнварда гына да солдатларның туганнары якыннары белән элемтәләрнең югалуы турында “ВКонтакте”да 850 хәбәр калдырган, бу исә сугышның беренче ае белән чагыштырганда, алты тапкырга күбрәк.

Украинада сугыш башланганнан бирле, Русия ягында сугышкан кимендә 1365 солдат югалган, дип белдерде "Новая газета Европа". Басма ачык чыганакларга сылтана. Журналистлар хәбәрсез югалучыларның туганнары язган "ВКонтакте"дагы ун меңләп постны анализлаган.

Язмада әйтелгәнчә, биредә сүз Русия гаскәре хәрбиләре генә түгел, фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары" гаскәре солдатлары турында да бара.

"Новая газета Европа" искәртүенчә, гыйнварда гына да солдатларның туганнары якыннары белән элемтәләрнең югалуы турында "ВКонтакте"да 850 хәбәр калдырган, бу исә сугышның беренче ае белән чагыштырганда, алты тапкырга күбрәк.

Хәрби белгечләр бәяләмәсенә күрә, хәбәрсез югалучыларның чын саны берничә тапкыр күбрәк булырга мөмкин, чөнки бөтен кеше дә туганын югалтуы турында социаль челтәрләрдә хәбәр итми.

Күптән түгел үзен Татарстанның Апас районыннан дип таныштыручы, саф татарча сөйләшкән ир "үлгән солдатларның муенындагы жетоннарын алып аталар", дип сөйләгән иде. Моны ул – Русия солдаты һәлак дип түгел, хәбәрсез югалган дип саналсын һәм гаиләсенә дәүләттән акча бирелмәсен өчен эшлиләр, дип аңлата.

Русия мондый хәбәрләргә аңлатма бирми. Сугыш барган шартларда Азатлык мәгълүматны бәйсез чыганаклар аша раслый яки инкарь итә алмый.

  • 12 февральдә ВВС һәм "Медиазона" басмасы ачык чыганаклардагы мәгълүматларга таянып, сугышта һәлак булган русияләрнең санын чыгарды. Журналистларның исәпләүләренә ярашлы, Русиянең 14 мең 93 хәрбие үлгән. Сүз рәсми расланган очраклар турында гына бара, чынлыкта һәлак булучыларның саны күбрәктер. Журналистлар аңа кадәрге хисабын 27 гыйнварда чыграган иде, шул вакыттан 12 февральгә кадәр исемлеккә 1555 кеше өстәлгән дип искәртелде – бу сугыш башыннан бирле иң нык югалтулар теркәлгән аралык.
  • Азатлык та Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Әлегә Татарстаннан 289, Башкортстаннан 481 хәрбинең үлүе рәсми билгеле.
  • Русия саклану министрлыгы соңгы мәртәбә югалтулары турында былтыр сентябрьдә, мобилизация игълан ителгән көнне хисап бирде. Украина хакимиятләре дә һәлак булган хәрбиләрнең санын әйтми.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG