Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Гудованцев урамында биш машина янган


Янган машиналар
Янган машиналар

Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы моны ут төртү сәбәпле булган дип саный. Шикләнелүченең ачыклануы әйтелә.

Казанның Гудованцев урамында биш машина янып беткән, дип яза "Бизнес Online" Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтанып.

Машиналар арасында ике LADA, Hyndai Creta, Nissan Almera, Hyndai Solaris булган диелә.

Өч машинаның януы турындагы беренче хәбәр 1 мартка каршы төндә, 2:33 сәгатьтә килеп ирешкән. Каза Гудованцев урамының 15нче йорты янында чыккан, LADA, Hyndai Creta һәм Nissan Almera янган. Янгынның гомуми мәйданы 15 дүрткел метр булуы әйтелә.

Машиналар яну турындагы икенче хәбәр исә иртәнге 5:43 сәгатьтә килгән. Ул беренче урыннан ерак түгел – Гудованцев урамының 49нчы йорты янында булган. Ике машина януы, янгын мәйданының 4 дүрткел метр булуы искәртелә. Беренчел фаразларга күрә, бу юлы да ут төртү сәбәпче булган.

Татарстан прокурорының медиа белән багланышларда өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев "Бизнес Online"-га әйтүенчә, шикләнелүчене ачыклаганнар. Булган хәлләргә ачыклык кертелә һәм җинаять эше ачу мәсьәләсе карала диелә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG