Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор шәхси мәгълүматлар һәм финанс белешмәләре җибәрү тыела торган мессенджерлар исемлеген чыгарды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тыю быел 1 марттан башлап гамәлгә керә.

Роскомнадзор 2023 елның 1 мартыннан башлап оешмаларга нинди мессенджерлар аша шәхси белешмәләрен һәм акча күчерү, банк һәм дәүләт хезмәте күрсәтү турындагы мәгълүматларны җибәрү тыелачак исемлек чыгарды. Әлеге тыю бөтен финанс оешмаларына һәм дәүләт катнашындагы ширкәтләргә кагыла. Бу хакта оешма сайтында әйтелә.

Белешмәләрне җибәрү тыела торган чит ил мессенджерларына түбәндәгеләр керә:

  • Discord
  • Microsoft Teams
  • Skype for Business
  • Snapchat
  • Telegram
  • Threema
  • Viber
  • WhatsApp
  • WeChat

"Мәгълүмат турындагы" канунга ярашлы, програмның хуҗасы чит ил заты булуы турындагы мәгълүмат булса, шулай ук програмны кулланучының билгеле бер кешегә хәбәрләр җибәрә алу мөмкинлеге бар икән - мессенджерны чит илнеке дип танырга мөмкин.

  • Украинада сугыш башланганнан соң, Русиянең күпчелек банкларына каршы чикләүләр кертелде. Шул сәбәпле кредит оешмаларының App Store һәм Google Playда әсбаплары бетерелде. Кайбер банклар, шул исәптән ПСБ, ВТБ һәм "Альфа-банк", Telegramдагы чат-ботларында онлайн-банкингны үстерә башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG