Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинга мөрәҗәгать яздырган мобилизацияләнгәннәрне һөҗүмгә җибәргәннәр


1439 полкындагы мобилизацияләнгәннәрнең видеомөрәҗәгатеннән бер кадр
1439 полкындагы мобилизацияләнгәннәрнең видеомөрәҗәгатеннән бер кадр

Алар Путинга үзләрен канунсыз рәвештә “ДНР” җитәкчелегенә күчерүләрен сөйләде. Ирләр әйтүенчә, “ДНР” җитәкчелеге бу хәрбиләрдән штурм бүлекчәләре төзегән һәм “үлемгә” җибәргән. Алданрак "ДНР" җитәкчелегеннән Татарстан хәрбиләре дә зарланган иде.

Иркутскидан мобилизацияләнеп, Украинадагы сугышка җибәрелгән, үзләрен штурм бүлекчәләреннән тероборонага күчерүне сорап, өч мәртәбә Русия президентына мөрәҗәгать иткән хәрбиләрне Донецки өлкәсендәге Авдеевка шәһәре тирәсендә һөҗүмгә җибәргәннәр. Бу хакта солдатларның туганнарына сылтама белән Сибирь.Реалии һәм "Люди Байкала" басмасы хәбәр итә.

Февраль башында һәм ахырында 1439нчы полктагы мобилизацияләнгән хәрбиләр Русия хакимиятләре һәм президент Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, видео яздырды. Алар үзләрен канунсыз рәвештә "ДНР" җитәкчелегенә күчерүләрен сөйләде. Ирләр әйтүенчә, "ДНР" җитәкчелеге бу хәрбиләрдән штурм бүлекчәләре төзегән һәм "үлемгә" җибәргән. Бу хакта "Люди Байкала" җиткерә.

Өченче мөрәҗәгатьне исә Баш хәрби прокуратурага мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары тапшырган иде.

26 февральдә, хәрбиләрнең икенче мөрәҗәгате чыгып бер көн узгач, Иркутски өлкәсе губернаторы Игорь Кобзев аңлатма сорап хәрби прокуратурага мөрәҗәгать итүен, якын көннәрдә солдатларны хезмәт итү өчен яңа урынга билгеләячәкләрен әйтте.

  • 7 февраль көнне социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстаннан мобилизацияләнгән бер төркем хәрбинең дә мөрәҗәгате таралды. Ирләр сүзләренчә, алар "ДНР" җитәкчелегенә күчерелгән, ә "ДНР" хәрби җитәкчелеге аларны бернинди әзерлексез, тиешле коралларсыз сугышка кертә.
  • Казан Кирмәнендә бу видеодагы ихтимал хәлләрне тикшерү булачак диделәр. Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова Татарстан хөкүмәте "ДНР"дагы "хезмәттәшләре белән элемтәгә керәчәк", диде.
  • 11 февральдә "ДНР" полкына кушуларына зарланган Татарстан хәрбиләрен үз полкларына күчерүләре хәбәр ителде. Шул ук вакытта хатыннары ирләрнең барысы да кайтарылмады дип әйтте.
  • Русия кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Татьяна Москалькова Татарстаннан мобилизацияләнгән ирләрне бернинди коралсыз алгы сафка җибәрүләре турындагы мәгълүматны тикшерүне сорап, Русия кораллы көчләренең баш штабы җитәкчесенә мөрәҗәгать итте.
  • Сугыш шартларына зарлану видеолары әледән-әле чыгып тора. Башкортстаннан мобилизацияләнгән бер төркем хәрби дә шундыйрак видео чыгарган иде. Аларның хатыннары интернетта да моны күтәреп чыкты, Башкортстан хакимиятенә җавап бирергә туры килде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG