Accessibility links

Кайнар хәбәр

Михаил Подоляк Брянски өлкәсендәге "украин диверсантлары" турындагы хәбәрне провокация дип атады


Михаил Подоляк
Михаил Подоляк

Бүген, 2 мартта Русия хакимиятләре Брянски өлкәсенә Украина ягыннан "диверсион-күзләү төркеме" үтеп керүе турында хәбәр иткән иде.

Украина президенты офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк Брянски өлкәсенә кергән "украин диверсион төркеме" турындагы хәбәрләрне провокация дип атады.

"Русия башка илгә һөҗүмен һәм бер ел сугыштан соң арта барган фәкыйрьлекне аклау өчен үз халкын куркытырга тели", дип язды ул Twitter-да.

Шул ук вакытта Подоляк русияләрне "үз партизаннарыннан куркырга" чакырды һәм "Русиядә партизаннар хәрәкәте көчәя һәм усаллаша бара", дип белдерде.

Подолякның бу белдерүе алдыннан гына "Урыс ихтыяри корпусы" ( алар үзләрен Украина кораллы көчләренә керәбез дип белдерә) Telegram-да ике сугышчы белән видео чыгарды. Сугышчылар Брянски өлкәсенең Любечаны авылындагы фельдшер-акушерлык пункты төбендә тора һәм "сивилләр белән сугышмыйбыз" дип белдерә, шулай ук алар Русия ватандашларын "фетнә күтәрергә һәм көрәшергә" чакыра.

Русия президенты Владимир Путин Брянскидагы вакыйгаларны теракт дип атады.

  • Брянски өлкәсенә Украина ягыннан "диверсион-күзләү төркеме" үтеп керүе турында 2 март көнне иртән губернатор Александр Богомаз белдерде.
  • Русиянең хакимиятне хуплаучы медиалары "диверсантлар" кешеләрне тотык итеп алган дип тә ышандырды, тик төбәк хакимиятләре моны кире какты. Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) саклану министрлыгы белән "дәүләт чиген үтеп чыккан украин милләтчеләрен юк итү чаралары" үткәрүе турында белдерде.
  • Соңрак ТАСС "украин диверсантлары активлык күрсәтми, Русиядән чыккан булырга мөмкиннәр" дип язды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG