Петербурның "Вагнер хосусый хәрби ширкәте үзәге"ндә "Вагнерёнок" яшьләр патриотик клубы эшли башлаган. Аның төп максаты - "яшь буында Ватанына мәхәббәт тәрбияләү". Бу хакта "Бумага" яза.
Яшьләр клубын "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә нигез салган Евгений Пригожин иганә итә, ә анда җитәкче булып Русия думасының ЛДПРдан депутаты, 27 яшьлек Василий Власов һәм аның ярдәмчесе Александр Тронин тора диелә.
Әлегә "Вагнерёнок" мәктәп укучыларын һәм студентларны хакимият вәкилләре, хәрбиләр һәм патриотик блогерлар белән очраштыра. Соңгы шундый очрашуларның берсендә элекке "махсус көчләр" ("спецназ") вәкиле Виктор Шмарковский үсмерләргә "вербовка" һәм гипноз куллану ысуллары турында сөйләгән.
Аннан башка "Вагнерёнок"ка "Гадел Русия" лидеры Сергей Миронов, Русия думасының "Бердәм Русия"дән депутаты Мария Бутина, хакимият яклы блогерлар Юрий Подоляка һәм Виталий Вереск килгән булган.
Әйтик, Вереск укучыларга һәм студентларга коралны куллану өчен уңайлырак итү турында лекция сөйләгән диелә.
- "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте" – Русиянең рәсми булмаган хәрби бүлекчәсе. Ул хәрби оешмалар балансында да, юридик затлар реестрында да тормый, әмма журналист тикшерүләре мәгълүматларына күрә, аның сугышчылары Сүриядәге хәрби чараларда һәм Украинаның көнчыгышындагы низагта катнашкан. Шулай ук аларның берничә Африка илендә дә эшләве хәбәр ителгән иде. "Вагнер"га ялланган сугышчыларны күпсанлы сугыш җинаятьләре кылуда шикләнәләр.
- Быел 26 гыйнварда АКШ "Вагнер" ширкәтен халыкара җинаятьчел оешма дип таныды, бу оешма һәм Пригожин белән бәйле дип табылган алты физик затка һәм 12 ширкәткә чикләүләр кертте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум