Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан дәүләт символлары кануныннан "суверенитет" сүзен бетерергә җыеналар


Татарстан байрагы
Татарстан байрагы

Бу ел башында Конституциягә үзгәрешләр керү белән бәйле.

Татарстан дәүләт символлары турындагы кануннан "суверенитет" сүзен "дәүләтчелек"кә алыштырырга җыеналар. Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм депутат Альберт Хәбибуллин шундый төзәтмә тәкъдим иткән.

Канун өлгесе аңлатмасында бу Татарстан Конституциясенә кергән үзгәрешләргә бәйле диелә.

Хәзерге вакытта дәүләт символлары турындагы канунда "Татарстан Республикасының суверенлыгын, Татарстан халкының үзенчәлеген һәм традицияләрен чагылдыручы Татарстан Республикасының дәүләт символлары Татарстан Республикасының Дәүләт гербыннан, Татарстан Республикасының Дәүләт флагыннан һәм Татарстан Республикасының Дәүләт гимныннан гыйбарәт була", дип язылган. Депутатлар бу җөмләдәге "суверенитет" сүзен "дәүләтчелеккә" алмаштырырга тәкъдим итә.

Канун өлгесе әлегә комитет утырышында каралмаган.

26 гыйнварда Дәүләт шурасы Татарстан Конституциясенә 64 үзгәреш кертте. Депутатлар үз вакытында референдумда хупланган Конституцияне җәмәгатьчелек белән фикер алышмыйча һәм халыкның фикерен белешмичә дәүләтчелекнең соңгы кыйпылчыкларын юк итте. Төп кануннан "суверенитет" һәм "шартнамә" сүзе тулысынча юкка чыгарылды, Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бетерелде, Татарстан президенты атамасы "рәис"кә алыштырылды һәм бу исем 2025 елдан түгел, төзәтмәләр үз көченә керүгә үк үзгәртелде. Яңартылган Конституция 6 февральдән үз көчендә.

Алга таба Татарстан рәисенә сайлауда катнашкан намзәтләргә татар телен белү шарты бетерелде. Республика белән Русиянең башка төбәк вәкиле дә идарә итә алачак.

Белгечләр моны Русиянең унитарлашуы һәм чиратта милли республикаларны бетерү була ала дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG